37:1
Гыйбадәт кыла торган урыннарында саф-саф булып торган фәрештәләр белән
37:2
вә кешеләрне явызлыктан тыя торган намаз белән
37:3
вә Аллаһ зекере Коръән белән ант итеп әйтәмен.
37:4
Әлбәттә, сезнең Илаһәгыз фәкать бер Аллаһтыр.
37:5
Ул – Аллаһ җир, күкләр вә аларның арасында булган нәрсәләрнең һәм мәшрыйкъларның Раббысыдыр.
37:6
Без дөнья күген йолдызларның яктылыгы белән зиннәтләдек.
37:7
Вә ул күкне атылучы йолдызлар белән исламга һөҗүм итүче шайтаннардан сакладык.
37:8
Ул шайтаннар күккә менсәләр дә, фәрештәләрнең язган сүзләрен ишетә алмаслар, ул шайтаннар күкнең һәр тарафыннан ерак булсыннар өчен, йолдызлар белән атылырлар.
37:9
Шулай булса да аларга ахирәттә каты ґәзаб булыр.
37:10
Мәгәр бер шайтан фәрештәләрдән сүз урласа, ул шайтанны йолдызның бер якты очкыны һәлак итәр.
37:11
Кәферләрдән сора, алармы халык ителүдә куәтлерәк, яки Без халык иткән җир, күкләр вә фәрештәләрме куәтлерәк төзелештә? Без Адәмне кулга ябыша торган балчыктан халык кылдык, ничек Аллаһуга каршы сүз әйтә алалар?
37:12
Бәлки син Аллаһуның кодрәтенә яки кәферләрнең терелеп кабердән кубарылуны инкяр итүләренә гаебләнәсеңдер? Бит алар синең \"Җәза алыр өчен кыямәт көнне барча кеше тереләчәк\", – дигән сүзеңне мәсхәрә итәләр.
37:13
Әгәр аларга вәгазь сөйләнсә – һич вәгазьләнмәсләр.
37:14
Әгәр бер могъҗиза күрсәләр, аны мәсхәрәлән көләләр.
37:15
Бу без күргән нәрсә могъҗиза түгел мәгәр ачык сихер, диләр.
37:16
Янә кәферләр әйттеләр: \"Әйә без үлеп сөякләребез дә череп туфрак булгач, яңадан терелеп кубарылырбызмы?
37:17
Яки безнең әүвәлдәге бабаларыбыз да терелеп кубарылырлармы?\
37:18
Син аларга әйт: \"Әйе үзегез һәм бабаларыгыз да хур вә мескен хәлдә кубарылырсыз\".
37:19
Кешеләрнең терелеп каберләреннән чыгулары фәкать бер тавыш белән булыр, ул эшнең Аллаһуга һич авырлыгы юк, һәм Аллаһу хозурына җыелгач, безгә ни булыр инде, дип көтәрләр.
37:20
Кәферләр әйтерләр: \"Бу җәза көнедер бүген безгә хәсрәт вә һәлакәтлек, кылган явызлыгыбызның җәзасын бүген күрәбез\".
37:21
Фәрештәләр кәферләргә әйтерләр: \"Менә бу көн сез ышанмаган хак җәза көнедер һәм җәһәннәмгә керәсе кешеләр җәннәткә керәсе кешеләрдән аерыласы көндер.
37:22
(дәвамы түбәндәрәк)
37:23
Залимнәрне вә хатыннарын, вә дусларын һәм Аллаһудан башка гыйбадәт кылган сынымнарын кубарыгыз һәм аларны ут юлына куыгыз!
37:24
Вә аларны җәһәннәм алдында туктатыгыз, чөнки кылган эшләреннән, әлбәттә, алардан сорау булыр:
37:25
\"Сезгә ни булды, дөньядагы кеби бер-берегезгә ярдәм итешмисез?\
37:26
Бәлки алар ул көндә ярдәм итешүдән гаҗиз булып, хур булганнары хәлдә Аллаһ әмеренә баш июче булырлар.
37:27
Вә алар бер-берсен ґәепләп шелтә кылырлар.
37:28
Иярүчеләр олугъларына әйтерләр: \"Без хаклыктабыз дип, ант итеп, безне алдадыгыз, без сезгә иярдек\".
37:29
Олугълары әйтерләр: \"Сез үзегез хак мөэмин булмагансыз, әгәр Коръән сүзләренә ышанган булсагыз, безгә иярмәгән булыр идегез.
37:30
Ихтыярда безнең сездән артыклыгыбыз юк иде, без сезне көчләп үзебезгә ияртмәдек, бәлки сез үз ихтыярыгыз илә азган кавем булгансыз\".
37:31
Барчасы бердән әйтерләр: – \"Раббыбызның сезне ґәзаб кылырмын дигән сүзе безгә лязем булды, инде без ул ґәзабны бүген татучыбыз.
37:32
Без, әлбәттә, сезне хак юлдан аздырдык, чөнки без үзебез азган идек, сез дә үз ихтыярыгыз белән безгә ияреп аздыгыз\", – диярләр.
37:33
Ул көндә олугълары да, иярүчеләре дә ґәзабта бергә булырлар, азгынлыкта бергә булганнары кеби.
37:34
Без, әлбәттә, кәферләрне вә азганнарны өнә шулай җәза кылачакбыз.
37:35
Аларга дөреслектә Аллаһудан башка Илаһә юк мәгәр Аллаһу тәгалә үзе генә дип әйтелсә, алар Аллаһны берләүдән тәкәбберләнәләр.
37:36
Вә әйтерләр: \"Искедән бирле гыйбадәт итеп килгән Илаһәләребезне, бер җенләнгән шагыйрь сүзенә карап ташлыйкмы?\
37:37
Ул Мухәммәд г-м хак булган Коръән белән килде, һәм үзеннән әүвәлге пәйгамбәрләргә ышанды.
37:38
Әмма сез кәферләр һәм мөшрикләр кыямәт көнне рәнҗеткүче ґәзабны татыячаксыз.
37:39
Сез җәзаланмассыз, мәгәр Аллаһуга каршы барып эшләгән гөнаһларыгыз өчен җәзаланырсыз.
37:40
Мәгәр Аллаһуның ихлас колларына ґәзаб булмас, җәннәт нигъмәтләре булыр.
37:41
Аларга җәннәттә теләгәннәре чаклы һәм алар теләгән вакытта төрле ризык булыр.
37:42
Ул ризыклар төрле җимешләрдер һәм алар җәннәттә хөрмәтлеләрдер.
37:43
Нигъмәтләр белән тулган җәннәтләрдә сыйланырлар.
37:44
Яхшы диваннарга бер-берсенә каршы утырып рәхәтләнерләр.
37:45
Хезмәтчеләр аларга савыт белән хәмер китерерләр, ул хәмер җәннәттә елга булып агар.
37:46
Ул хәмер сөттән ак булып эчүчеләргә ләззәтледер.
37:47
Ул җәннәт хәмерендә гакылны җибәрмәк вә башны авырттырмак юктыр, һәм аны эчеп дөньядагы кеби исермәсләр дә.
37:48
Вә яннарында хатыннары булыр, алар күзләрен үз ирләреннән алмаслар, башкага карамаслар, ул хатыннарның күзләре зур һәм матурдыр.
37:49
Ул хатыннарның йөзләре аклыкта тәвә кошының йомыркасы кеби, анда аз гына сарылык булып иң матур төстер.
37:50
Ул ләззәтле эчемлекләрне эчкәндә әйләнеп бер – берсеннән сорашырлар.
37:51
Алардан бер сөйләүчесе әйтте: \"Минем дөньяда кабердән терелеп чыгуны инкяр итүче бер иптәшем бар иде.
37:52
Ул миңа әйтәдер иде: \"Әйә син кабердән терелеп чыгуга ышанасыңмы?
37:53
Без үлеп сөякләребез череп туфрак булгач, терелеп хисаб вә җәза ителербезме?\" – дип.\
37:54
Җәннәттәге әлеге мөэмин әйтер: \"Ул терелеп кубарылуны инкяр итүче иптәшемне җәһәннәмнән күрсәтимме?
37:55
Һәм җәннәттә булганы хәлдә җәһәннәмгә карап, әлеге иптәшен ут уртасында күрер.
37:56
Уттагы иптәшенә кычкырып әйтер: \"Валлаһи син мине ышанмаска өндәп үзең кеби утка салырга якын булдың.
37:57
Әгәр Раббым миңа иманны ингам итмәсә, әлбәттә, сезнең белән бергә мәңгегә утка салынган булыр идем\".
37:58
Мөэминнәр җәннәттә бер-берсенә әйтешерләр: \"Без җәннәттә тагын үлмәбезме?
37:59
Дөньядагы үлүебездән башка тагын үлмәбезме һәм утта ґәзаб та ителмәбезме?
37:60
Әгәр җәннәттә үлмәсәк һәм ґәзаб кылынмасак, бу эш, әлбәттә, олугъ теләккә вә зур бәхеткә ирешмәстер.\
37:61
Әнә шундый бәхеткә ирешү өчен, гамәл кылучылар, әлбәттә, җәннәткә алып керә торган хәерле эшләрне эшләсеннәр вә изге гамәлләрне кылсыннар!
37:62
Кеше өчен мәңге торачак урын йөзеннән, нигъмәтләр белән тулган җәннәтләр яхшымы? Яки заккум агачы үсә торган җәһәннәм яхшымы?
37:63
Ул заккум агачының җәһәннәм уты эчендә үскәнлегенә һәм җимеш биргәнлегенә ышанмыйлар, ышанмаулары аларга ґәзаб өстенә ґәзаб булачак. Ул җимеш энәле булып ашаганда тамакны ертыр, ачылыгы тамакны көйдерер. Ышанмаучыларга шул җимешне ашатырлар.
37:64
Дөреслектә ул агач җәһәннәмнең төбеннән чыгып үсәдер.
37:65
Аның җимешләре кабахәтлектә гүя шайтан башларыдыр.
37:66
Имансызлар, әлбәттә, ул агачның җимешен ашарлар, һәм шул ачы җимеш белән корсакларын тутырачаклар.
37:67
Соңра аларга эрен кушылган кайнар су эчерелер.
37:68
Соңра аларның кайтарылмаклары җәһәннәмгәдер.
37:69
Алар ата-бабаларының хак юлдан адашканлыкларын белделәр, ләкин белсәләр дә хак динне кабул итмәделәр.
37:70
Аларның адашканын белә торып аталарына ашыгып иярделәр һәм алар гыйбадәт кылган сынымнарга гыйбадәт кылдылар.
37:71
Тәхкыйк әүвәлгеләрнең дә күбрәге адашкан иделәр.
37:72
Без аларга, әлбәттә, җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәрләр җибәрдек.
37:73
Күр! Куркытылып та пәйгамбәрләрне ялганга тотучыларның ахыры ничек булды, әлбәттә, һәлак булдылар.
37:74
Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары ґәзабтан котылдылар.
37:75
Нух г-м кавеменең иманга килүеннән өмет кисеп: \"Йә Рабби, ярдәм бир\", – дип, Безгә дога кылды, ни хуш доганы кабул итүчеләрдәнбез.
37:76
Нухны вә аңа ияргән мөселман җәмәгатьне кәферләрнең золымыннан һәм Туфан суына батып һәлак булудан коткардык.
37:77
Вә Нухның балаларын кыямәткә чаклы калдырдык, дөньядагы барча кеше аның нәселеннәндер.
37:78
Без Нух өчен аңардан соң килгән пәйгамбәрләрдә яхшы исем калдырдык, һәр ышанучы аны мактап сөйләр.
37:79
Барча гамәлдә ул Нухка кеше, җен, вә фәрештәләр сәлам әйтерләр.
37:80
Без, әлбәттә, яхшыларга әнә шулай изге җәза бирәбез.
37:81
Ул Нух Безнең хак мөэмин колларыбыздандыр.
37:82
Соңра аның имансыз кавемен суга батырып һәлак иттек.
37:83
Диннең асылында Нух г-мгә иярүчеләрнең берсе Ибраһим г-мдер, гәрчә аралары ике мең алты йөз кырык ел булса да.
37:84
Ул Ибраһим Раббысына ширектән вә шиктән пакь күңел белән килде.
37:85
Атасына вә кавеменә әйтте: \"Аллаһны ташлап нәрсәгә гыйбадәт кыласыз.
37:86
Ялганнарның иң кабахәтен кылганыгыз хәлдә Аллаһудан башка нәрсәне Аллаһ дияргә телисез.
37:87
Һичнәрсәгә ярамаган нәрсәләргә гыйбадәт кыласыз да бит, барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ хакында нәрсә уйлыйсыз? Ул – Аллаһ сезне хөкем итмәс һәм ґәзаб кылмас, дип уйлыйсызмы? Бу кавем йолдызларга табыныр иделәр, бәйрәм көннәрендә корбан чалып, корбаннарын сынымнары алдына куеп, үзләре кырга бәйрәм итәргә чыга торган булганнар, шул бәйрәм итә торган урыннарына Ибраһим г-мне дә чакырдылар.
37:88
Ибраһим башын күтәреп йолдызларга карады.
37:89
Һәм әйтте: \"Мин чирлим, миндә тагун чире булса кирәк, бара алмыйм\".
37:90
Һәм алар Ибраһимнең чире йокмасын дип, аны калдырып бар да кырга киттеләр.
37:91
Ибраһим яшеренеп сынымнар янына керде, алларындагы корбаннарны күргәч, сынымнарга ник ашамыйсыз диде.
37:92
Сезгә ни булды – сөйләмисез, миңа җавап бирмисез?
37:93
Соңра сынымнарын балта белән бик каты җимерергә тотынды, чөнки башта – сынымнарыгызны валлаһи ватачакмын, дигән иде.
37:94
Ибраһимнең сынымнарын ватканын ишетеп мөшрикләр йөгереп килделәр, һәм без гыйбадәт кыла торган сынымнарыбызны ник җимердең диделәр.
37:95
Ибраһим әйтте: \"Үзегез агачтан, таштан юнып ясаган нәрсәләргә гыйбадәт кыласызмы?
37:96
Бит үзегезне дә вә сез сыным ясаган агач, ташларны да Аллаһ юктан бар кылды.\
37:97
Хакка каршы ачулары килеп, Намрут патша вә аның олугълары әйттеләр: \"Таштан зур бина ясагыз, аннары эченә утын тутырып яндырыгыз, кайчан ялкынланып янарга тотынса, ялкын эченә Ибраһимне атыгыз\", – дип.
37:98
Алар Ибраһимгә явызлыкны кылырга теләделәр, һәм Без аларның мәкерен буш кылып үзләрен хур иттек, утны Ибраһимгә салкын итеп, пәйгамбәрлегенә дәлил кылдык. Бабил шәһәреңдә Ибраһимгә эш калмады. Аллаһ хөкемнәрен ирештерде, могъҗизалар күрсәтте, инде аңа күчеп китү лязем булды.
37:99
Вә ул әйтте: \"Раббым әмер иткән урынга күчеп китәмен, әлбәттә, Раббым мине барасы җиремә җиткерер. Ибраһим һәм хатыны картайганнар, балалары юк иде. Шул сәбәпле карт көннәрендә булса да Ибраһим Аллаһудан бала сорады.
37:100
Ий Раббым миңа бер изге ир бала биргел, миңа ярдәмче булсын!
37:101
Без Ибраһимгә бер ир бала белән шатлык хәбәрен бирдек, ул бала кечкенә чагында галим, олугъ хәлендә йомшак күңелледер.
37:102
Ул бала җиде яшенә җитеп атасы илә йөри башлагач, Ибраһим әйтте: \"Ий угълым, мин төшемдә Аллаһ тарафыннан сине корбан итеп чалырга боерыламын, уйлап күр бу эшкә ничек карыйсың? Угълы Исмагыйл әйтте: \"Ий атам, ни белән боерылган булсаң, шуны эшлә, мин Аллаһ хөкеменә ризамын, бу эштә мине, Аллаһ теләсә, сабыр итүчеләрдән табарсың\", – дип.
37:103
Безнең әмерне икесе дә риза булып кабул иттеләр һәм Исмагыйлне яны белән яткызды.
37:104
Кулына пычак алуга Без кычкырдык: \"Ий Ибраһим,
37:105
төшеңдә күргән Безнең әмерне тәсъдыйк кылдың, үтәгән хөкемендә булдың\". Әнә шулай үзебезгә итагать иткән яхшы мөэминнәрне изге җәзалар белән нигъмәтлибез.
37:106
Аллаһуның изге балаңны корбан итеп чал дигән әмере, әлбәттә, зур һәм авыр сынаудыр.
37:107
Без аңа Исмагыйл урынына корбан итеп бугазлар өчен җәннәтән бер зур тәкә бирдек.
37:108
Яхшылыгы белән искә алу өчен дөньяга соңыннан килгәннәргә Ибраһимнең яхшы әсәрләрен калдырдык.
37:109
Ул Ибраһимгә барча галәм сәлам әйтер.
37:110
Яхшы эшләрне кылучыга Без шулай изгелек итәбез.
37:111
Ибраһим Безнең хак мөэмин колларыбыздандыр.
37:112
Дәхи Исхакны бирәчәгебез белән шатлыклы хәбәр бирдек, ул Исхак изгеләрдән вә пәйгамбәрләрдән булды.
37:113
Ибраһимгә вә Исхакка эшләрендә вә нәселләрендә бәрәкәт бирдек, вә аларның нәселеннән килгән кешеләрнең бәгъзеләре көферлек вә бозыклык белән үзләренә ачык золым итүчеләрдер.
37:114
Тәхкыйк Муса илә Һарунга пәйгамбәрлек биреп нигъмәтләндердек.
37:115
Аларны вә кавемнәрен зур бәладән коткардык, ягъни Фиргауннең золымыннан вә суга батудан коткардык.
37:116
Без аларга ярдәм бирдек һәм дошманнарын җиңделәр.
37:117
Вә Без аларга һәрнәрсәне бәян кылып бетергән Тәүратны бирдек.
37:118
Вә аларны туры юлга күндердек.
37:119
Вә соңыннан килгәннәргә Муса илә Һарунны яхшылык белән искә алуны калдырдык.
37:120
Яхшылык илә искә алулары Муса илә Һарунга сәлам булсын димәкләредер.
37:121
Тәхкыйк Без гөнаһтан сакланып яхшылык кылучыларга изгелек итәбез.
37:122
Дөреслектә алар Безнең хак мөэмин колларыбыздан иделәр.
37:123
Вә Ильяс та Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләрдәндер.
37:124
Кавеменә: \"Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аңа гыйбадәт кылмыйсыз\" – диде.
37:125
Сезне вә һәрнәрсәне күркәм сурәттә халык кылучы Аллаһуны куеп, бәгел исемле сынымга табынасызмы?
37:126
Ул – Аллаһ сезнең Раббыгыз вә әүвәлге бабаларыгызның Раббысыдыр.
37:127
Алар Ильясны ялганга тоттылар, үзләре вә сынымнары җыелып утта булырлар.
37:128
Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары утка кермәсләр.
37:129
Без Ильяска соңыннан килгәннәрнең телләрендә яхшы сүз калдырдык.
37:130
Ул сүз Ильяска сәлам булсын димәкләредер.
37:131
Гөнаһтан сакланып изге гамәлләр кылучыларга әнә шулай изгелек итәбез.
37:132
Дөреслектә Ильяс Безнең хак мөэмин колларыбыздан иде.
37:133
Вә Лут г-мдә Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләрдәндер.
37:134
Без аны вә кавемен ґәзабтан коткардык.
37:135
Мәгәр аның хатынын ґәзабта кылучылардан кылдык.
37:136
Соңра калганнарын барчасын һәлак иттек.
37:137
Ий кәферләр, көндез ул тарафтан үткәнегездә аларның һәлак булган урынын күрерсез.
37:138
Һәм кич белән үткәндә дә күрерсез! Аларның хәлен күргәч, уйлап фикерләп карамыйсызмы?
37:139
Вә Йунүс та Безнең җибәргән пәйгамбәләребездәндер.
37:140
Йунүс иман китермәгән кавемен ташлап, кешеләр белән тулган зур көймәгә керде.
37:141
Көймә кузгалмады, шул сәбәпле көймәдәге кешеләр, арабызда качкан кеше бардыр, дип, шөбаґә салдылар, һәм шөбаґә Йунүска чыгып, аны диңгезгә ташладылар.
37:142
Аны дәрхәл бер зур балык йотты, вә ул Аллаһ рөхсәтеннән башка кавемен ташлап киткәне өчен үзен үзе шелтәлидер.
37:143
Әгәр Йунүс \"Һич юктыр Илаһә, мәгәр Син генә йә Рабби, мин Сине һәр кимчелектән пакьсең дип беләм, мин, әлбәттә, Синең рөхсәтеңнән башка китеп, үземә золым итүчеләрдән булдым\", – дип әйтмәсә иде.
37:144
Әлбәттә, ул балык карынында кешеләр терелеп каберләреннән кубарылган көнгә чаклы торыр иде.
37:145
Без аны берникадәр вакыт балык карнында торганнан соң сырхау булганы хәлдә корыга чыгарып ташладык, ягъни Аллаһ әмере белән балык Йунүсны су читенә, корыга чыгарып куйды.
37:146
Вә аның янында киң яфраклы агач үстердек, ул агач аңа кояштан күләгә булды һәм ул агач янына чебен, черки, кигәвен кебиләр килмәделәр, чөнки аның тәне җәрәхәтләнгән иде. Ул шул урында берничә көн торып Аллаһның рәхмәте белән бик тиз сәламәтләнде.
37:147
Без аны йөз меңле яки йөз меңнән артыграк кешеле шәһәргә пәйгамбәр итеп җибәргән идек, балык карыныннан чыккач та шул шәһәргә җибәрдек.
37:148
Һәм бу юлы һәммәсе иман китерделәр, вә Без дә аларны билгеләнгән әҗәлләренә чаклы малларыннан файдаландырдык, тыныч яшәттек.
37:149
Син алардан сорап кара: \"Әйә кызлар Аллаһуның баласы булып, ирләр ул мөшрикләрнең балаларымы?\
37:150
Яки Без фәрештәләрне кызлар итеп халык кылганыбызны алар күреп тордылармы?
37:151
Әгаһ булыгыз алар ялганчы булганлыкларыннан.
37:152
Аллаһуның баласы бар дип әйтәләр, тәхкыйк алар ул сүзләрендә ялганчылардыр.
37:153
Ий мөшрикләр, сез Аллаһ ир балаларны куеп кыз балаларны үзенә ихтыяр итте дисезме?
37:154
Сезгә ни булды, һич гакылга сыймый торган нәрсәне хөкем итәсез.
37:155
Аз гына булса да уйлап фикерләп карамыйсызмы?
37:156
Яки Аллаһуның баласы барлыгына сезнең ачык бер дәлилегез бармы?
37:157
Китабыгызны китерегез, укып карыйк, әгәр Аллаһуның баласы бар дигән сүзегез дөрес булса.
37:158
Мөшрикләр Аллаһ белән фәрештәләр арасында нәсеп кылдылар. Аллаһуның кызлары дип әйтелгән фәрештәләр белделәр, ул сүзне әйткән мөшрикләрнең җәһәннәмгә кереп ґәзаб кылыначакларын.
37:159
Аллаһ мөшрикләр ифтира кылган баладан пакьтер.
37:160
Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары Аллаһуга ялганны ифтира кылмаслар, алар ґәзабдан ераклардыр.
37:161
\"Сез мөшрикләр вә гыйбадәт кылган сынымнарыгыз,
37:162
сез кешеләрне имансыз, динсез итә алмассыз,
37:163
мәгәр җәһәннәмгә салыначак кешеләрне үзегезгә ияртеп аздырырсыз\".
37:164
Җәбраил фәрештә әйтте: \"Безнең арабызда фәрештәләрнең һәрберсенә билгеләнгән гыйбадәт урыны бардыр.
37:165
Вә без гыйбадәттә, әлбәттә, саф-саф булып торабыз.
37:166
Вә без Аллаһу тәгаләгә даим тәсбихләр әйтәбез.
37:167
Гәрчә мөшрикләр әйтсәләр дә:
37:168
\"Әгәр әүвәлге өммәтләргә иңгән китап кеби безгә дә бер китап иңгән булса,
37:169
Без, әлбәттә, Аллаһуның ихласлы колларыннан булыр идек\", – дип.
37:170
Алар әйткәнчә Коръән килгән иде, аны инкяр иттеләр, эшләренең ахыры ничек булачагын тиздән белерләр.
37:171
Тәхкыйк пәйгамбәр булган колларыбызга ярдәм бирәчәкбез, дигән вәгъдәбез булып үтте.
37:172
Алар, әлбәттә, ярдәм бирелмеш булырлар.
37:173
Дәхи мөэминнәр Безнең гаскәрләребездер, алар, әлбәттә, дошманнарын җиңәрләр.
37:174
Ий Мухәммәд г-м, син алардан вәгъдә иткән көнебез җиткәнче, алардан кисел!
37:175
Аларга ирешәчәк мәшәкатьләрне үзләренә күрсәт! Тиздән күрерләр мөэминнәргә нигъмәт, кәферләргә ґәзаб хәзерләнгәнлеген.
37:176
Әйә алар ахмаклык белән Безнең ґәзабыбызның тиз килүен телиләрме?
37:177
Әгәр Безнең ґәзабыбыз ул кавемгә иңсә, куркытып та курыкмаган кавемнең таңы нинди яман таң булыр.
37:178
Вәгъдә көненә чаклы алардан кисел!
37:179
Син аларга җәзаны күрсәт, хаклык кайда икәнен тиздән күрерләр!
37:180
Барча кимчелектән пакь булган синең Раббың, өстенлек һәм кодрәт Раббысыдыр, Ул мөшрикләр сыйфатлаган нәрсәләрдән пакьтер.
37:181
Вә барча пәйгамбәрләргә Аллаһуның сәламе булсын!
37:182
Вә барча галәмне тәрбия итүче Аллаһуга мактау булсын!