26:1
Та син мим.
26:2
Ошбу аятьләр хакның хаклыгын, батылның батыллыгын ачып бирүче Коръән аятьләредер.
26:3
Ий Мухәммәд г-м кавемең һәммәсе дә иман китермәгәне өчен каты кайгырып үзеңне һәлак итү ихтималындасың. Ягъни мөшрикләрнең иман китермәгәннәре өчен үзеңә зарар китерер дәрәҗәдә кайгырасың, борчылма, тыныч бул.
26:4
Әгәр Без теләсәк, аларны дингә көчли торган галәмәтне күктән аларга иңдерер идек, иман китереп һәрвакыт ул галәмәткә баш ияр иделәр.
26:5
Әгәр аларга Аллаһудан яңа вәгазь аятьләре килсә, алар һаман ул аятьләрдән баш тартыр булдылар.
26:6
Тәхкыйк алар Коръәнне ялганга тоттылар, әлбәттә, аларга килер Коръәнне кимсетүләренең хәбәре вә җәзасы, ул вакытта белерләр Коръәннең хаклыгын, ләкин соң булыр.
26:7
Әйә алар җиргә карамыйлармы, ирле вә хатынлы итеп күпме яхшы нәрсәләр үстердек.
26:8
Әлбәттә бу эштә Аллаһуның кодрәтенә иман китерү өчен ачык галәмәтләр бар, ләкин аларның күберәге ышанучы түгелләр.
26:9
Әлбәттә синең Раббың өстенлек вә куәт иясе, имансызларга каты җәза бирер, мөэминнәр өчен рәхимледер.
26:10
Раббың Мусага нида кылып әйтте: \"Залим булган кавемгә бар, аларны хак дингә өндә\".
26:11
Алар Фиргаун кавемедер, алар мәхлукка табыналар, Аллаһудан курыкмыйлармы?
26:12
Муса әйтте: \"Йә Рабби, мине ялганга тотарлар дип куркамын\".
26:13
Миңа ышанмаулары сәбәпле күңелемнең тараймаклыгыннан вә телемдә төен булу сәбәпле аңлата алмавымнан куркамын, миңа ярдәмче итеп кардәшем Һарунны җибәр!
26:14
Дәхи алар хозурында минем гөнаһым бар (Егет чагында бер кәфер кыбтыйны үтергән иде), үземне үтерерләр дип куркамын.
26:15
Аллаһ әйтте: \"Юк үтермәсләр, барыгыз икәү Минем аятьләрем белен, Без сезнең белән бергәбез, сүзегезне ишетәбез.
26:16
Фиргаунгә барыгыз, вә без бетен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуның рәсүлебез,
26:17
безнең белән Ягькуб балаларын җибәрмәклегең өчен килдек\" – диегез.
26:18
Фиргаун әйтте: \"Ий Муса, син сабый чагында безлә тәрбияләндең түгелме, вә гомереңнән безлә утыз ел тордык.
26:19
Һәм кыласы эшеңне кылдың ягъни бер кыбтыйны үтердек, син минем биртәя нигъмәтемне инкяр итүчесең\".
26:20
Муса әйтте: \"Ул эшне мин эшләдем, ләкин шәригатьне белмәвем сәбәпле мин адашкан идем.
26:21
Сездән куркып качтым, вә Раббым миңа шәригать хөкемнәрең бирде, вә мине рәсүлләрдән кылды.
26:22
Син мина миннәт иткән нигъмәт, ул шундый нигъмәттер, Ягькуб балаларын үзеңә кол ясап, ир балаларны бугазлаудыр, үлемнән калу өчен мин синең тәрбияңә төшкәнмен\".
26:23
Фиргаун әйтте: \"Галәмнәрне тәрбия итүче ул нинди зат?
26:24
Муса әйтте: \"Ул җирне, күкләрне һәм алар арасында булган нәрсәләрне тәрбия итүче, әгәр бу хак сүзгә ышансагыз.
26:25
Фиргаун Мусаның сүзенә ышанмаган хәлдә үзенең тирәсендәге дусларына әйтте: \"Әйә ишетмисезме Мусаның сүзләрен, мин аңа Раббысы хакында сорау бирдем, ул җавап кайтарды\", – дип.
26:26
Муса әйтте: \"Ул – Аллаһ сезнең Раббыгыз вә атагызның Раббысыдыр\".
26:27
Фиргаун әйтте: \"Сезгә расүл итеп җибәрелгән Муса, әлбәттә, җенледер\".
26:28
Муса әйтте: \"Ул – Аллаһ мәшрикъның вә мәгърибнең һәм алар арасындагы нәрсәләрнең Раббысыдыр, әгәр аңласагыз.
26:29
Фиргаун әйтте: \"Әгәр син миннән башканы Илаһә тотсаң, мин сине төрмәгә бикләүчеләрдән булырмын\".
26:30
Муса әйтте: \"Әгәр пәйгамбәрлегемә ачык дәлилләр китерсәм дә ул эшне эшләрсеңме?\
26:31
Фиргаун әйтте: \"Әгәр дөрес пәйгамбәр булсаң дәлилеңне китер\".
26:32
Муса таягын җиргә ташлады, шуннан соң ул йөрүче зур елан булды.
26:33
Вә кулын култыгына тыгып чыгарды, караучыларга күзне чагылдырырлык ак булып чыкты.
26:34
Фиргаун әйтте: \"Бу Муса барыгыздан да остарак сихерчедер.
26:35
Үзенең сихере белән сезне Мысыр җиреннән чыгарырга телидер \"Үзенең олугъларына: \"Миңа нинди әмер бирәсез шуны кыйлырмын\", – диде.
26:36
Олугълары әйтте: \"Мусаны вә кардәше Һарунны бикләп куй, вә сихерчеләрне чакырырга кешеләр җибәр.
26:37
Алар сиңа Мусадан ла остарак сихерчеләрне алып килсеннәр\".
26:38
Һәм билгеләнгән вакытка сихерчеләр җыелдылар.
26:39
Кешеләргә әйтелде: \"Җыелдыгызмы ике якның кылган эшләрен карарга\".
26:40
Җыелган мөшрикләр әйттеләр: \"Әгәр сихерчеләр Мусаны җиңсәләр шаять сихерчеләргә иярербез\".
26:41
Сихерчеләр җыелып беткәч, Фиргаунгә әйттеләр: \"Әгәр Мусаны җиңсәк безгә хак булырмы?\
26:42
Фиргаун әйтте: \"Әлбәттә булыр, әгәр Мусаны җиңсәгез минем якыннарымнан булырсыз\".
26:43
Муса аларга әйтте: \"Сез әүвәл ташлагыз ташларга дигән нәрсәләрегезне\".
26:44
Һәм сихерчеләр арканнарын вә таякларын ташладылар, вә әйттеләр: \"Фиргаун олугълыгы белән ант итеп әйтәбез, әлбәттә, без Мусаны җиңәчәкбез\", – дип.
26:45
Соңра Муса таягын җиргә ташлады, шулвакыт зур елан булды да тегеләрнең сихер белән елан итеп күрсәткән аркан вә таякларын чәйнәп ашап бетерде.
26:46
Бу хәлне күргәч сихерчеләр, Аллаһуга сәҗдәгә егылдылар.
26:47
Әйттеләр: \"Галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһуга иман китердек.
26:48
Ул – Аллаһ Мусаның вә Һарунның да Раббысыдыр\".
26:49
Фиргаун әйтте: \"Әйә сез мин рөхсәт бирүдән элек Мусага иман китерәсезме, ул сихер белемендә сезнең олугыгыздыр, сезгә аз гына өйрәткән шуның өчен ул сезне җиңде, бәс минем җәзамны тиз белерсез, әлбәттә, сезнең уң кулыгызны вә сул аякларыгызны кисәрмен һәм барчаларыгызны да асармын\", – дип.
26:50
Иман китергән сихерчеләр әйттеләр: \"Ий Фиргаун, син кыйлган эштән безнең иманыбызга зарар юк, үлгәч без Раббыбызга кайтабыз, Ул безгә әҗерен бирер.
26:51
Ширек вә сихердән булган хаталарыбызны, әлбәттә, Раббыбыз ярлыкар дип өмет итәбез, Мусага беренче без иман китергәнебез өчен.
26:52
Без Мусага вәхий кылдык кавемең белән Мысырдан чыгып кит, әлбәттә, Фиргавен гаскәре белән артыгыздан куа чыгачак\", – дип.
26:53
Фиргаун шәһәрләргә гаскәр җыючыларны җибәрде.
26:54
Фиргаун әйтте: \"Мусаның гаскәре безнекенә караганда аз гаскәрдер.
26:55
Алар безне ачуландыра торган эш кыйлдылар.
26:56
Без, әлбәттә, аларны куарга хәзерләрбез\", – дип.
26:57
Һәм Без Фиргаунне вә гаскәрне бакчалардан вә елгалардан чыгардык.
26:58
Вә алтын-көмеш вә башка байлыктан һәм яхшы урыннан чыгардык.
26:59
Әнә шулай Без аны кызык иттек, алар байлыгына һәм урыннарына Ягькуб балаларын хуҗа кылдык.
26:60
Һәм Фиргаун гаскәре белән Муса артыннан кояш чыккан вакытта куып киттеләр.
26:61
Фиргаун гаскәре белән Муса гаскәре бер-берсен күргәннәре заманда, Муса гаскәреннән берсе куркып: \"Фиргаун артыбыздан җитте, тәхкыйк куылып тотылдык\", – диде.
26:62
Муса әйтте: \"Юк, безгә ирешә алмаслар, чөнки Раббым минем иләдер, әлбәттә, котыла торган юлга күндерер\", – дип.
26:63
Таягың илә диңгезгә сук дип Мусага вәхий кылдык, бәс диңгездән 12 юл ачылды, һәр ике юл арасында зур тау кеби бөек су булды.
26:64
Вә Фиргаун гаскәрен шул тау кеби сулар арасына якын китердек.
26:65
Вә Мусаны һәм аның белән булганнарның барчасын коткардык.
26:66
Соңра шул суга Фиргаунне гаскәре белән бергә батырып һәлак иттек.
26:67
Мин Аллаһ дигән Фиргауннең гаскәре белән суга батып һәлак булуында, әлбәттә, гакыллы кешеләр өчен гыйбрәт бардыр. Мысыр халкының күбрәге аңар иман китермәс булдылар.
26:68
Синең Раббың әнә шулай дошманнарыннан үч алучы вә дусларына рәхмәт итүчедер.
26:69
Вә кешеләргә гыйбрәт өчен Ибраһимның хәбәрен укыгыл.
26:70
Аның кавеме сөйләшкәнен игътибарга алыгыз, ул атасыннан вә кавеменнән нәрсәгә гыйбадәт кыласыз дип сорады.
26:71
Әйттеләр: \"Сынымнарга гыйбадәт кылабыз, һәрвакыт аларга гыйбадәттә булабыз\", – дип.
26:72
Ибраһим әйтте: \"Дога кыйлып хаҗәтләрегезне сораганда сынымнарыгыз сезнең сүзләрегезне ишетәләрме?
26:73
Яки сезгә файда итәргә көчләре җитәме, яки аларга гыйбадәт итмәгән кешеләргә зарар итәргә көчләре җитәме?\
26:74
Әйттеләр: \"Юк, сынымнарыбыз ишетми дә, файда вә зарар итәргә дә көчләре җитми, бәлки аталарыбыз да шулай безнең кеби кыйлалар иде, без дә аларга ияреп шулай кыйлабыз\", – дип.
26:75
Ибраһим әйтте: \"Әйә күрәсезме гыйбадәт кыйлган сынымнарыгызны.
26:76
Үзегез вә әүвәлге бабаларыгыз гыйбадәт кыйлган сынымнарыгызның һич нәрсәгә ярамаганлыгын беләсезме?
26:77
Ул сынымнар минем дошманнарымдыр, аларга һич гыйбадәт кыйлмам, мәгәр галәмнәрнең Раббысы минем дошманым түгел, дустым. Мин Аңа гыйбадәт кыйламын.
26:78
Ул – Аллаһ мине халык кыйлды, вә Ул туры юлга күндерде мине.
26:79
Вә Ул мине ашата вә эчерә.
26:80
Әгәр авырсам Ул миңа сәламәтлек бирә.
26:81
Вә Ул мине үтерә, соңра тергезә.
26:82
Вә кыямәт көнне гөнаһларымны Ул ярлыкар дип өмет итәм.
26:83
Ий Раббым, миңа белем хикмәт биргел вә изгеләргә тоташтыр.
26:84
Йә Рабби, миннән соң килгән өммәтләр мине яхшылык белән зекер итсеннәр.
26:85
Вә мине \"нәгыйм\" җәннәтенең варисларыннан кыйл.
26:86
Вә атамны ярлыка, чөнки ул хак юлдан адашканнардан булды.
26:87
Кешеләр кубарылган көндә мине хур кыйлма.\
26:88
Ул көндә малы вә баласы һичкемгә файда бирмәс.
26:89
Мәгәр мөшриклек вә монафикълык керләреннән күңеле пакь хәлдә чын мөселман булып килсә, аңа файда булыр.
26:90
Җәннәт тәкъва мөэминнәргә якын ителде.
26:91
Вә гөнаһтан сакланмаганнарга җәһәннәм бик якын күрсәтелде.
26:92
Вә аларга әйтелде: \"Кайда сезнең гыйбадәт кыйлган нәрсәләрегез.
26:93
Аллаһудан башка сынымнарыгыз, әйә алар сезгә ярдәм итә алалармы, яки үзләрен ґәзабтан коткара алалармы?\
26:94
Ул сынымнар вә сынымнарга гыйбадәт кылучылар утка ташланырлар.
26:95
Вә Иблискә ияргән кешеләр һәммәсе ташланыр.
26:96
Алар анда сынымнары белән әрепләшерләр һәм әйтерләр:
26:97
\"Аллаһ исеме илә ант итеп әйтәбез, әлбәттә, без ачык адашуда булганбыз.
26:98
Ий сынымнар, без сезне бөтен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһ белән бертигезсез, дип белдек.
26:99
Безне адаштырмады һичнәрсә мәгәр азган кешеләр адаштырдылар.
26:100
Безгә бүген шәфәгать итүче юктыр мөэминнәргә булганы кеби.
26:101
Вә мәрхәмәтле чын дустыбыз да юк.
26:102
Ни булыр иде әгәр без дөньяга кире кайтарылсак, бәс Аллаһуга итагать итеп мөэминнәрдән булыр идек\", – дип.
26:103
Тәхкыйк ошбу Коръәндә зекер ителгән хәбәрләрдә гыйбрәтләр бардыр, шулай булса да кешеләрнең күбрәге мөэмин булмадылар.
26:104
Дөреслектә синең Раббың Ул җиңүче вә рәхимледер.
26:105
Нух кавеме, пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар.
26:106
Кардәшләре Нух г-м аларга әйтте: \"Әйә Аллаһудан курыкмыйсызмы?
26:107
Мин сезгә арагызда иминлек белән мәшһүр пәйгамбәрмен.
26:108
Һәм Аллаһудан куркыгыз һәм минем әмерләремә итагать итегез.
26:109
Ислам шәригатен өйрәткәнем өчен мин сездән хак сорамыйм, бәлки минем әҗерем галәмнәр Раббысы Аллаһ бирәчәк җәннәт нигъмәтләредер.
26:110
Аллаһудан куркыгыз, Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз, вә миңа итагать итегез!\
26:111
Кавеме аңа әйтте: \"Әйә без синең сүзеңә ышаныйкмы, бит сиңа начар ярлы кешеләр ияргәннәр.
26:112
Нух әйтте: \"Мин аларның кыйлган эшләрен белмим.
26:113
Аларның эшләренең хисабы Раббым – Аллаһуга хастыр, әгәр белсәгез.
26:114
Сез адашканнарга ияреп мин мөэминнәрне ташлаячагым юк.
26:115
Мин сезне иманга көчләүче түгелмен, мәгәр Аллаһ ґәзабы илә ачык куркытучымын.\
26:116
Кавеме әйтте: \"Әгәр бу сүзләреңнән туктамасаң, әлбәттә, таш белән атылып үтерелмеш кешеләрдән булырсың\".
26:117
Нух әйтте: \"Йә Рабби, кавемем миңа ышанмыйлар, ялган сөйлисең, диләр.
26:118
Инде алар белән миңем арамны хөкем ит, вә мине һәм миңа ияргән мөэминнәрне ул залимнәрдән коткар\".
26:119
Һәм Нухны вә аңа ияргән мөэминнәрне коткардык, кошлар вә хайваннар белән тулган көймәдә.
26:120
Соңра мөэмин булмаганнарын һәммәсен батырдык.
26:121
Ошбу Аллаһуга карышып һәлак булган Нух кавеменең һәлак булуында гакыллы кешеләр өчен, әлбәттә, гыйбрәтләр бар, ул кавемнең күбрәге, ягъни һәлак булганнары берсе дә ышанучы түгел иде.
26:122
Тәхкыйк синең Раббың Ул кәферләрдән үч алуда көчледер, мөэминнәргә рәхимледер.
26:123
Гад кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар.
26:124
Кардәшләре Һуд әйтте: \"Әйә сез Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аллаһудан башка нәрсәләргә табынасыз.
26:125
Беләсез, мин арагызда имин булган хыянәтсез пәйгамбәрмен.
26:126
Аллаһудан куркыгыз, мина итагать итегез.
26:127
Ислам шәригатен өйрәткәнем өчен мин сездән хак сорамыйм, миңа тиешле әҗер галәмнәр Раббысы Аллаһу\" хозурындадыр.
26:128
Әйә сез мөшрикләр һәр калку урынга тәкәбберләнеп файдасыз биналар төзисезме башкаларны кимсетер өчен.
26:129
Янә дөньяда мәңге яшәү өмете белән төрле бөек биналар ясыйсызмы?
26:130
Вә әгәр бер кешене җәза өчен тотсагыз, ерткычларча тоттыгыз тәкәбберләнеп.
26:131
Аллаһудан куркыгыз, явыз эшләрегезне куегыз, вә дин эшләрендә миңа итагать итегез.
26:132
Сезгә ярдәм бирүче Аллаһудан куркыгыз, үзегез дә беләсез Аның ярдәм биргәнен.
26:133
Сезне балалар вә хайваннар белән нигъмәтләндерде.
26:134
Дәхи бакчалар вә елгалар илә нигъмәтләндерде.
26:135
Мин сезгә олуг көннең ґәзәбы ирешүдән куркамын.
26:136
Кәферләр әйттеләр: \"Безгә һич аермасы юк, кирәк – безне вәгазьдә, кирәк – безне вәгазь кыйлучыдан бул, без вәгазеңне кабул итмибез, куркыткан ґәзабыңнан курыкмыйбыз.
26:137
Синең куркытуың һич нәрсә түгел, мәгәр әүвәлгеләрнең ялган сөйләү гадәтләредер.
26:138
Без ислам динен кабул итмәсәк тә ґәзаб кыйлыначак түгелбез, дип тәкәбберләнделәр.
26:139
Бәс алар Һуд пәйгамбәрне ялганга тоттылар, Без аларны дөньяда ук ґәзаб кыйлып һәлак иттек, боларның һәлак булуында да гыйбрәт бардыр, аларның күбрәге ышанучы булмадылар.
26:140
Синең Раббың, әлбәттә, Ул кәферләргә ґәзаб бирүдә көчле, мөэминнәргә рәхимледер.
26:141
Сәмуд кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар.
26:142
Кардәшләре Салих пәйгамбәр аларга әйтте: \"Әйә сез Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аны ташлап һичнәрсәгә ярамаган нәрсәләргә гыйбадәт кыласыз.
26:143
Әлбәттә, мин сезгә хак пәйгамбәрмен ки, миннән зарар күрүдән иминсез.
26:144
Һәм Аллаһудан куркыгыз вә минем әмерләремә итагать итегез.
26:145
Мин сезгә ислам шәригатен өйрәткәнем өчен хак сорамыйм, минем җиһадымның әҗере галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһ хозурындадыр.
26:146
Әйә, сез мөшрикләр ошбу азгынлыкта булган халегездә бу дөньяда мәңге калырга уйлыйсызмы?
26:147
Яхшы бакчаларда вә яхшы елгаларда.
26:148
Игеннәрдә вә өлгергән йомшак хөрмәләрдә.
26:149
Вә шатланганыгыз хәлдә тауларны тишеп өйләр ясыйсыз, ошбу нигъмәтләр эчендә мәңге калырга уйлыйсызмы?
26:150
Куркыгыз, Аллаһуга каршылык күрсәтүдән сакланыгыз вә минем әмеремә итагать итегез.
26:151
Юлдан чыккан мөшрикләргә итагать итмәгез.
26:152
Ул мөшрикләр динне, кешеләрне вә тормышны бозучылардыр, алар һич нәрсәне төзәтмиләр\", – дип.
26:153
Мөшрикләр әйттеләр: \"Ий син Салих, ничә кат сихерләнеп гакыллары шашкан кешеләрдәнсең.
26:154
Синең артык җирең юк, безнең кеби бер кешесең, әгәр дөрес пәйгамбәр булсаң, безгә бер галәмәт китер\".
26:155
Аллаһ мөшрикләргә могҗиза өчен таштан тере дөя чыгарды. Салих әйтте: \"Ошбу таштан чыккан дөя Аллаһуның хөрмәтле дөяседер, нәүбәт белән коедан бер көн су эчмәк бу дөянең өлешедер, вә икенче көнне коедан су эчмәк сезнең дөяләрегезнең өлешедер.
26:156
Ошбу дөяне сугып, кыйнап, явызлык белән тотмагыз. Югыйсә сезне олуг кыямәт көненең ґәзабы тотар.
26:157
Ләкин алар Салихның сүзен тыңламадылар, явызлык белән дөяне бугазладылар, һәм ґәзабтан куркып үкенүчеләрдән булдылар.
26:158
Һәм аларны ґәзаб тотты, боларның һәлак булуында да гыйбрәт бар. Аларның күбрәге ышанучы булмадылар.
26:159
Раббың Аңа итагать итмәүчеләрдән үч алучы, вә итагать итүчеләргә рәхмәт итүчедер.
26:160
Лут кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты.
26:161
Кардәшләре Лут пәйгамбәр әйтте: \"Әйә Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аллаһуга гыйбадәт кылу урынына һич нәрсәгә ярамаган нәрсәгә гыйбадәт кыласыз.
26:162
Мин, әлбәттә, сезгә хак пәйгамбәрмен ки, миннән зарар күрүдән иминсез.
26:163
Аллаһудан куркыгыз, Аңа каршы барудан сакланыгыз, һәм минем әмеремә итагать итегез!
26:164
Ислам шәригатен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыйм, минем җиһадымның әҗере галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһ хозурындадыр.
26:165
Дөньяда кешеләр арасыннан сез ир балаларга якынлык кыласызмы.
26:166
Раббыгыз сезнең өчен халык кылган хатыннарны куярсыз, бәлки сез хәләлдән хәрамга үтүче кавемсез.
26:167
Мөшрикләр әйттеләр: \"Ий Лут, әгәр ошбу сүзләреңнән туктамасаң, әлбәттә, шәһәребездән куып чыгарылганнардан булырсың.\
26:168
Лут әйтте: \"Мин сезнең бу эшегез өчен бик каты ачуланучыларданмын.
26:169
Ий Раббым, мине вә өй әһелемне боларның кыйлган кабахәт эшләреннән, һәм аларга килә торган ґәзабтан коткар!
26:170
Һәм Без Лутны вә өй җәмәгатен һәммәсен коткардык.
26:171
Мәгәр Лутның хыянәтче хатыны газапта калучылардан булды.
26:172
Соңра Лут җәмәгатеннән башкаларын һәммәсен һәлак иттек.
26:173
Вә алар өстенә ташлар яудырдык, Аллаһ ґәзабы белән куркытылып та курыкмаган кешеләрнең яңгыры нинди яман яндыр булды.
26:174
Боларның һәлак булуында да гыйбрәт бар, аларның күпләре ышанучылардан булмадылар.
26:175
Әлбәттә, синең Раббың дошманнарыннан үч алучы вә дусларына рәхмәт итүчедер.
26:176
Әйкә кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар.
26:177
Шөґәеб пәйгамбәр аларга әйтте: \"Әйә Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аңардан башкага гыйбадәт кыласыз.
26:178
Мин сезгә хак пәйгамбәрмен, миннән зарар хыянәт күрүдән иминсез.
26:179
Аллаһудан куркыгыз, Аңа каршы барудан сакланыгыз вә минем әмерләремә итагать итегез!
26:180
Ислам шәригатен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыйм, минем җиһадымның әҗере галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһу хозурындадыр.
26:181
Алыш-биреш эшләрендә нәрсәгезне үлчәгәндә яхшылап үлчәп бетерегез, кеше зарарына ким үлчәүчеләрдән булмагыз.
26:182
Үлчәгәндә тигез, дөрес үлчәүләр белән үлчәгез.
26:183
Үлчәгәндә хыянәт итеп кеше хакына кермәгез, вә фәсәд, золым эшләрен кылмагыз, явызлыкны җир өстенә таратмагыз.
26:184
Сезне вә сездән әүвәлгеләрне халык кылучы Аллаһудан куркыгыз!
26:185
Мөшрикләр әйттеләр: \"Син фәкать ничә кат сихерләнеп саташкан кешеләрдәнсең.
26:186
Син һичкем түгел, безнең кеби бер кешесең, без сине ялганчылардансың дип уйлыйбыз
26:187
әгәр син хак пәйгамбәр булсаң, безгә күктән ґәзаб иңдер!\
26:188
Шөґәеб әйтте: \"Аллаһ сезнең Аңа каршы эшләгән эшләрегезне беләдер, тиешле җәзасын бирер.\
26:189
Һәм алар пәйгамбәрне ялганга тоттылар, Аллаһ аларга бик каты эсселек җибәрде, соңра алар өстенә бер болыт җибәрде, алар эсселектән качып болыт астына җыелдылар, аннары шул болыттан ут явып һәммәсен һәлак итте. Бу ґәзаб олуг көннең ґәзабыдыр.
26:190
Бу кавемнең һәлак булуында да гыйбрәт бар, аларның күбрәге ышанучы булмадылар.
26:191
Дөреслектә синең Раббың дошманнарыннан газап белән үч алучы вә дусларына рәхмәт итүчедер.
26:192
Бу Коръән галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһудан иңдерелгән китаптыр.
26:193
Аның белән имин булган Җәбраил фәрештә инде.
26:194
Ул Җәбраил Коръәнне синең күңелеңә иңдерде, кешеләрне Аллаһ ґәзабы белән куркытучы булмаклыгың өчен.
26:195
Коръән ачык итеп гарәб телендә иңдерелде.
26:196
Коръәндәге хәбәрләр, әлбәттә, әүвәлге китапларда да бар.
26:197
Аларга Коръәнне дөресләүче дәлилләр булмадымы, Ягъкуб балаларының галимнәре Тәүратта укып Мухәммәд г-мнең сыйфатларын белгән кеби.
26:198
Әгәр Коръәнне гарәб теленнән башка чит телдә иңдергән булсак,
26:199
аларга Коръән укылса, башка телдә булу сәбәпле, гарәбләр аңа ышанмас иделәр.
26:200
Шуның кеби Коръәнне ялганга тотуны динсезләрнең күңеленә керттек.
26:201
Инде алар иман китермәсәләр, хәтта рәнҗеткүче ґәзабны күргәнче.
26:202
Аларга искәрмәстән ґәзаб килер ки, үзләре һич сизми калырлар.
26:203
Алар әйтерләр: \"Ни яхшы булыр иде, безгә килгән ґәзабны туктатып, иман китереп изге гамәлләр кылырга безгә ирек бирелсә\", – дип.
26:204
Әйә Безнең ґәзабның аларга килүен ашыктыралармы? (тәкәбберләнеп, өстебезгә таш яудыр дияләр иде.)
26:205
Күрдеңме, әгәр Без аларга күп еллар нигъмәт биреп файдаландырсак,
26:206
соңра аларга вәгъдә ителмеш газап килсә,
26:207
алардан куып җибәрә алырмы ул ґәзабны әүвәлдә файдаланган нигъмәтләре?
26:208
Башта хөкемнәребезне пәйгамбәр аркылы ирештермичә һичбер шәһәр кешеләрен һәлак итмәдек.
26:209
Бу аларга вәгазьдер, Без залимнәрдән булмадык ки, пәйгамбәр җибәрмичә һәлак итәр идек.
26:210
Мөшрикләр әйткәнчә, ул Коръән белән шайтаннар икмәде.
26:211
Шайтаннарның Коръән белән иңмәкләре һич дөрес булмыйдыр, һәм аларның Коръән белән иңәргә ихтыярлары вә көчләре юктыр.
26:212
Тәхкыйк шайтаннар күктәге фәрештәләр сүзен ишетүдән пәрдәләнмешләрдер.
26:213
Аллаһудан башканы Илаһә тота күрмәгел, югыйсә ґәзаб ителмеш кешеләрдән булырсың.
26:214
Якыннарыңны Аллаһ ґәзабы белән куркыт.
26:215
Вә үзеңә ияргән мөэминнәргә рәхмәт канатыңны җай.
26:216
Әгәр якыннарың сиңа карышып яман эштә булсалар, аларга әйт: \"Мин сезнең Аллаһуга каршы булган эшләрегездән бизүчемен\".
26:217
Карышканнарга ґәзаб бирергә вә итагать иткәннәргә рәхмәт кыйлырга кадир булган Аллаһуга тәвәккәл кыл.
26:218
Намазга торган вакытында Ул – Аллаһ сине күрәдер.
26:219
Мөселманнарга имам булып сәҗдә кыйлучылар белән бергә сәҗдә кылганыңны да күрәдер.
26:220
Ул – Аллаһ сезнең сүзләрегезне ишетүче вә күңелләрегезне белүчедер.
26:221
Нинди юлда булган кешеләргә шайтаннарның иңгәнлеге белән хәбәр биримме?
26:222
Күп ялган сөйләүчегә вә күп гөнаһлы азган кешегә иңәрләр. (Ул ялганчылар: сихерчеләр, багучылар, бидегәтчеләр, ишаннар кебиләр.)
26:223
Ул шайтаннар фәрештәләрнең сүзен урлап сихерченең, багучының, ишанның күңеленә салыр, кешеләр арасында яшерен нәрсәләрне белүчеләр булып саналсыннар өчен, шайтаннарга ияргән кешеләр ялганчылардыр.
26:224
Хакка каршы булган шагыйрьләргә Коръән әһеле иярмәс, мәгәр ахмак вә азгын кешеләр генә иярерләр.
26:225
Әйә аларны күрдеңме, әлбәттә, алар очраган бер бозык эшне кылырлар, пычырак күлгә чумган кеби фикердә, сүздә вә фигыльдә бозыкка чумып китәрләр.
26:226
Вә алар яхшы эшне эшләмәсәләр дә, без яхшы эшне эшлибез дип, ялган сөйләрләр.
26:227
Мәгәр иман китереп Коръән белән гамәл кылган кешеләр, ялганчы шагыйрьләргә вә кәферләргә һәм шайтанларга иярмәсләр, ул мөэминнәр Аллаһуны күп зекер итәләр, ул мөэминнәр, исламны яманлап шигырь әйтүче кәферләргә каршы исламны мактап, кәферләрне яманлап шигырьләр әйтәләр иде, алар кяферлардан золым курганнан соң Аллаһ ярдәме белән ярдәмләнделәр һәм өскә чыктылар, алга киттеләр. Ул золым итүче кәферләр тиздән белерләр, нинди урынга кайтарылачакларын!