al-Waqi`ah (الوَاقِعَة)

Yakub Ibn Nugman - Yakub Ibn Nugman

Chapter 56 • 96 verses • Meccan

← Previous Chapter Next Chapter →
56:1 Әгәр вакыйга булачак кыямәт хәле вакыйга булса,
56:2 ул кыямәтнең вакыйга булуын ялганлаучы була алмас.
56:3 Ул кыямәт Дөньяда тәкәбберләнеп динсез яшәгән кешеләрне түбән төшерүче вә Аллаһудан куркып түбәнчелек белән тотып яшәгән хак мөэминнәрне бөек дәрәҗәгә күтәрүчедер.
56:4 Әгәр җирне каты хәрәкәтләндерү илә хәрәкәтләндерсә,
56:5 вә таулар каты тетелү илә тетелсәләр
56:6 алар чәчелгән тузан кеби булырлар.
56:7 Вә сез өч төрле сыйныф булырсыз.
56:8 Бер сыйныф уң тараф кешеләредер, уң тараф кешеләренең җәннәтләрдә хәлләре ни хуш яхшыдыр.
56:9 Вә икенче сыйныф сул тараф кешеләрдер, сул тараф кешеләрнең хәле җәһәннәмдә ни ямандыр.
56:10 Дәхи бер сыйныф кешеләре яхшылыкта алга чыгучылардыр, ягъни Коръән белән гамәл кылып яхшылыкта һәрвакыт алда булырлар.
56:11 Әнә шул кешеләр Аллаһуга якын вә хөрмәтле
56:12 Алар нигъмәт белән тулган җәннәтләрдәдер.
56:13 Ул Аллаһуга якын кешеләр әүвәлге кавемнәрдән бер җәмәгатьтер.
56:14 Дәхи соңгы кавемнәрдән аз гына бардыр.
56:15 Алтын көмеш вә җәүһәр белән тукылган диваннарда.
56:16 Бер-берсенә каршы булыр ул диванга таянган хәлләрендә.
56:17 Алар тирәсендә хезмәт белән әйләнерләр мәңге яшь булгучы егетләр.
56:18 Тоткасыз кәсәләр вә борынлы комганнар һәм агып торган эчемлекләр тутырылган кәсәләр белән.
56:19 Ул эчемлекләр эчүдән башлары һич авыртмас һәм исермәсләр.
56:20 Вә алар тели торган җимешләр белән.
56:21 Вә аларның ашарга теләгәне кош итләре белән килерләр.
56:22 Дәхи кара вә зур күзле кызлар белән бергә булырлар.
56:23 Ул кызлар тезелгән энҗе дәнәләре кебиләрдер.
56:24 Бу нигъмәтләр кылган гамәлләренең җәзасыдыр.
56:25 Алар җәннәттә буш сүзләрне вә гөнаһлы сүзләрне ишетмәсләр.
56:26 Мәгәр сәлам бирешкән тавышны гына ишетерләр.
56:27 Инде уң тараф кешеләре – нинди яхшы уң тараф кешеләренең хәле.
56:28 Чәнечкесез сәдер агачлары астында.
56:29 Вә җимешләре астан өскә хәтле тезелгән хуш исле банан агачлары арасында.
56:30 Вә даимән булучы күләгәдә.
56:31 Вә даимән һәр тарафка агып торучы суда.
56:32 Вә бик күп җимешләр эчендә.
56:33 Ул җимешләр киселмәсләр агачтан (бетмәсләр) вә җимешләре җәннәт кешеләре өчен һич тыелмаслар.
56:34 Вә кабартылган йомшак түшәкләрдә булырлар.
56:35 Без аларның дөньядагы хатыннарын икенче итеп халык кылдык.
56:36 Аларны яшь кызлар кылдык.
56:37 Ирләрен сөюче татлы сүзлеләрдер, барчасы да яшьләр, җәннәт кешеләре бар да утыз өч яшьтә булырлар.
56:38 Бу зекер ителгән нәрсәләр уң тараф кешеләре өчен хәзерләнде.
56:39 Ул уң тараф кешеләре әүвәлге кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьләрдер.
56:40 Вә соңгы кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьтер.
56:41 Вә сул тараф кешеләре, ул сул тарафларның хәле нинди яман, нинди авырдыр.
56:42 Алар эссе җилдә вә кайнар суда.
56:43 Кара төннән булган күләгәдә.
56:44 Ул күләгә салкынча түгел һәм файдалы да түгел.
56:45 Тәхкыйк алар дөньяда вакытта нигъмәт ияләре булып азган иделәр.
56:46 Вә алар олугъ гөнаһка, ягъни ширеккә даимчелек кыла иделәр.
56:47 Дәхи әйтәләр иде: \"Без әгәр үлеп сөяк булсак вә череп туфрак булсак, яңадан терелербезме.
56:48 Дәхи безнең борынгы бабаларыбыз да терелеп кубарылырлармы? Бу эш була торган түгел\", – дип.
56:49 Әйт: \"Әлбәттә, борынгылар да һәм ахыргы кешеләр дә.
56:50 Барчалары да мәгълүм кыямәт көнендәге билгеләнгән урынга җыелырлар.
56:51 Соңра сез азып адашучы ялганчы кешеләрсез.
56:52 Әлбәттә, Заккум агачының ачы вә чәнечкеле җимешләрен ашаучысыз.
56:53 Шул ачы җимешләр илә карыннарыгызны тутыручысыз,
56:54 вә аның өстенә эчәрсез бик кайнар суны.
56:55 Ул суны бик каты аңкыганлыктан комсызланып (сусаган дөяләр кебек) эчәрсез.
56:56 Бу ачы җимеш белән кайнар су кыямәт көнендәге аларның сыедыр.
56:57 Сезне Без халык кылдык, Безнең тергезеп хөкем итү эшебезне тәсъдыйк кылмассызмы ышанмассызмы?
56:58 Беләсезме хәбәр бирегез хатыннарыгызның бала ятагына салган суыгызны.
56:59 Кеше итеп халык кылучы сезме, әллә аларны халык кылучы Безме?
56:60 Без сезнең арагызда үлемне билгеләдек, вә Без гаҗизләнүче, аптыраучы түгелбез.
56:61 Сезне һәлак итеп урыныгызга сездән яхшыракны алыштырырга, вә сезне үзегез белмәгән сурәтләргә алыштырырга гаҗиз түгелме.
56:62 Тәхкыйк сез әүвәлге халык ителүне беләсез бит, һич юктан халык кылдык, шуны уйлап фикерләп карасагызчы!
56:63 Әгәр белсәгез чәчкән игеннәрегездән хәбәр бирегез!
56:64 Сезме аларны үстерәсез, әллә Безме үстерүче?
56:65 Әгәр теләсәк, ул игеннәрне коры кау яки башаксыз коры салам кылыр идек, ул вакытта бик каты кайгыручылардан булыр идегез.
56:66 Вә: \"Гөнаһыбыз сәбәпле җәзаланабыз,
56:67 Бәлки моннан соң безгә Аллаһуның рәхмәте һич тә булмас инде\", – дияр идегез.
56:68 Әгәр белсәгез, эчә торган суларыгыздан хәбәр бирегез!
56:69 Ул суны болыттан сез иңдердегезме, әллә ул суны иңдерүче Безме?
56:70 Әгәр Без теләсәк, ул суны эчәргә яраксыз итеп ачы кылыр идек, сез ни өчен шөкер итмисез?
56:71 Әйә беләсезме, һәр көнне кабызып файдаланган уттан хәбәр бирегез!
56:72 Ул утның агачын сез ясадыгызмы, әллә Безме аны бар итүче? Ягъни Ґәрәбстанда үсеп торган яшел агачтан сугып ут чыгаралар.
56:73 Без ул утны халык кылдык ахирәт утын искә төшермәк өчен вә юлда йөрүчеләргә файдаланмак өчен.
56:74 Олугъ булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйт!
56:75 Йолдызларның иңгән яки баеган вакытлары илә ант итәмен.
56:76 Тәхкыйк ул ант бик олугъ анттыр, әгәр белсәгез.
56:77 Тәхкыйк Аллаһудан вәхий ителгән нәрсә хөрмәтле Коръәндер.
56:78 Ул Коръән Ләүхүл Мәхфуздагы китапта сакланмыштыр.
56:79 Ул Коръәнне пакь булмаган кеше тотмас, мәгәр тәһарәтле пакь кеше генә тотар.
56:80 Барча галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһудан иңдерелмештер.
56:81 Әйә сез ошбу Коръән белән гамәл кылудан ялкауланасызмы, андагы Аллаһ хөкемнәрен җиңелгә саныйсызмы?
56:82 Тәхкыйк Коръәнне ялганга тотуыгызны үзегезгә өлеш кыласыз. Ягъни һәр нигъмәтне Аллаһудан дип белмисез, бәлки тәбигатьтән һәм үзебездән дисез.
56:83 Әгәр үлемгә хәзерләнгән кешенең җаны бугазына җитсә,
56:84 сез шул вакытта аңа карап сорарсыз.
56:85 Ул кешенең хәлен белү өчен сезгә караганда Без белем вә кодрәтебез белән аңа якынракбыз, ләкин ул кешегә килгән хәлне сез белмисез һәм күрмисез.
56:86 Әгәр Безнең хозурыбызда хөкем ителми торган булсагыз, ягъни кешенең үлеме Аллаһудан түгел, үләбез дә бетәбез дисәгез.
56:87 Ул кешене үлемнән коткарып дөньяда яшәү өчен кире кайтарыгыз, әгәр Аллаһудан башка эш кыла алабыз дигән сүзегез дөрес булса!
56:88 Әгәр ул үлгән кеше Аллаһуга якын кешеләрдән булса,
56:89 аңар рәхәтлек вә хуш исле гөлләр арасында яхшы нигъмәтләр вә нәґим җәннәтедер.
56:90 Әмма уң тараф кешесе булса.
56:91 Сиңа җәннәттәге уң тараф юлдашыңнан сәламдер.
56:92 Әгәр ул үлгән кеше Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диюче адашкан кеше булса,
56:93 аның сые җәһәннәмнең кайнар суыннандыр.
56:94 Вә җәһәннәм утының яндыруыдыр.
56:95 Тәхкыйк бу зекер ителгән нәрсәләр якын булган хактыр.
56:96 Олугъ булган Раббыңның исемен мактап тәсбих әйт!