77:1
Тоташ исә торган һәлак итүче җил белән ант итәмен.
77:2
Чын искүче җил белән.
77:3
Вә яңгырларны, болытларны таратучы җилләр белән.
77:4
Вә хак белән батыл арасын хәләл белән хәрам арасын аеручы Коръән аятьләре белән.
77:5
Вә пәйгамбәрләргә вәхийне салучы фәрештәләр белән ант итәмен.
77:6
Ул фәрештәләр яхшы мөселманнарның хаталарын каплаганнары хәлдә яки батыл эшләргә, бидеґәт гамәлләргә чумган кешеләрне Аллаһ ґәзабы илә куркытканнары хәлдә.
77:7
Тәхкыйк вәгъдә ителмеш кыямәт булачактыр.
77:8
Әгәр йолдызларның нуры сүнсә.
77:9
Дәхи күк ярылса.
77:10
Дәхи таулар тетелеп очсалар.
77:11
Вә кыямәт булгач, өммәтләренә гуаһлык бирү өчен пәйгамбәрләргә вакыт билгеләнер, шул билгеләнгән вакытка пәйгамбәрләр вә барча өммәтләр хөкемгә җыелырлар.
77:12
Бу хөкем вакыты кайсы көнгә кичектерелде.
77:13
Хак белән батыл арасын аера торган көнгә кичектерелде.
77:14
Сиңа нәрсә белдерде ул хак белән батыл арасын аера торган көннең нинди көн икәнлеген?
77:15
Ул көн Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диючеләргә, яки Коръән белән гамәл кылмаган кешеләргә хәсрәт һәм һәлакәтлек көнедер.
77:16
Әүвәлге кәферләрне Без һәлак итмәдекме?
77:17
Соңра аларга ияртеп соңгы кәферләрне дә һәлак итәрбез.
77:18
Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган, яки монафикъ булган кешеләргә әнә шулай җәза бирәбез.
77:19
Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр!
77:20
Әйә сезне халык кылмадыкмы хур булган бер тамчы судан?
77:21
Ул суны койдык бала ятак урынга, аны анда урнаштырдык.
77:22
Билгеләнгән туачак вакытына чаклы.
77:23
Бу эшкә Без кадир булдык, ни хуш кадирләрдәнбез.
77:24
Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
77:25
Әйә Без җирне халык кыйлмадыкмы сезне сындыручы итеп.
77:26
Исән чагыгызда яшәү өчен җир өстенә сыясыз вә үлгәч – җир астына сыясыз.
77:27
Вә ул җир өстенә бөек тауларны ясадык, вә сезгә пакь суны эчердек.
77:28
Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
77:29
Инде барыгыз хакны инкяр итү белән үзегез хәзерләгән ґәзабка!
77:30
Өч төрле өч тармаклы булып күренгән җәһәннәм тененең күләгәсенә карагыз.
77:31
Ул төтен кызулыктан күләгә була алмый һәм ялкынлы ґәзабтан коткара алмыйдыр.
77:32
Тәхкыйк ул җәһәннәм атар биналар кеби зур очкыннарны.
77:33
Гүя ул очкын сары дөя кебидер.
77:34
Коръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
77:35
Бу кыямәт, үзара һичкем сөйләшми торган көндер.
77:36
Дәхи кешеләрнең кылган гөнаһларына гозер күрсәтергә рөхсәт бирелми торган көндер.
77:37
Коръән сүзләренә ышанмаган кешеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
77:38
Бу кыямәт, хак белән батылны аера торган көндер, сезне әүвәлгеләр белән бергә җыярбыз.
77:39
Әгәр сезнең ґәзабтан котылырга берәр хәйләгез булса, хәйлә кылыгыз!
77:40
Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
77:41
Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучылар, җәннәттә чишмә буйларында күләгәдә рәхәтлектәләр.
77:42
Вә үзләре теләгән җимешләр алдындадыр.
77:43
Ашагыз, эчегез тәмләп, ләззәт белән кылган изге гамәлләрегез өчен!
77:44
Тәхкыйк Без Аллаһуга итагать итүче яхшы мөселманнарга яхшы нигъмәтләр бирәбез.
77:45
Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
77:46
Ий Коръән белән гамәл кылмаучылар, дөньяда аз гына заман ашап-эчеп файдаланып калыгыз, тәхкыйк сез бозык эш кылучыларсыз.
77:47
Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
77:48
Әгәр аларга намаз укыгыз диелсә һич укымас иделәр.
77:49
Коръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә һәм ышанып та Коръән белән гамәл кылмаучыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
77:50
Ул гафил кешеләр ошбу Коръәннән соң нинди сүзләргә ышаналар? Коръәнне ташлап нәрсәгә тотынырлар?