an-Naba` (النَّبَأ)

Yakub Ibn Nugman - Yakub Ibn Nugman

Chapter 78 • 40 verses • Meccan

← Previous Chapter Next Chapter →
78:1 Мәккә мөшрикләре нәрсәдән сорашалар? Мухәммәд г-м кыямәт хакында сөйләгәч: \"Мухәммәд нәрсә сөйли\", – дип бер-берсеннән сораштылар\".
78:2 Алар олугъ кыямәт хәбәреннән һәм ахирәтнең барча хәленнән\" хәбәр бирүче Коръәннән сорашалар.
78:3 Кыямәт һәм Коръән хакында дөньядагы кешеләр төрле фикердәләр.
78:4 Юк әле тыныч кына тормасыннар, кыямәткә һәм Коръәнгә ышанмауларының ахыры кайда барганын тиздән белерләр.
78:5 Моның соңында тиздән белерләр ышанмаулары, кабахәт эш икәнлеген!
78:6 Әйә җирне аларга торырга яраклы кылмадыммы.
78:7 Дәхи селкенмәсен өчен тауларны җиргә кадак кылмадыммы.
78:8 Дәхи сезне ирле-хатынлы итеп халык кылдык.
78:9 Дәхи йокыны тәннәрегезгә истирахәт кылдык.
78:10 Дәхи төнне сезгә пәрдә кылдык.
78:11 Дәхи көндезне тереклегегез өчен кәсеп кылырга якты кылдык.
78:12 Дәхи өстегездә җиде кат мәхкәм күкләрне бина кылдык.
78:13 Дәхи бик яктыртучы һәм җылы бирүче кояшны халык кылдык.
78:14 Дәхи болытлардан бере артыннан бере коелучы яңгыр суын иңдердек.
78:15 Ул су белән төрле икмәк орлыкларын вә төрле үләннәрне.
78:16 Вә агачларны, бер-берсенә уралып үскән җимеш бакчаларын үстермәклегебез өчен.
78:17 Тәхкыйк хакны батылдан аера торган көн сәваб вә ґәзаб вәгъдә ителгән көндер.
78:18 Бер көнне сурда өрелер дә, хисаб өчен төркем-төркем булып килерсез.
78:19 Күк ачылыр да, анда ишекләре булыр.
78:20 Дәхи таулар йөртелерләр, тузган тузан кеби булырлар.
78:21 Тәхкыйк җәһәннәм үтә торган юл булды (Җәннәткә керәсе кешеләр дә җәһәннәмне күреп үтерләр).
78:22 Ул җәһәннәм хактан качып азганнарга тора торган урын булды.
78:23 Алар җәһәннәмдә күп заманалар торырлар.
78:24 Алар анда салкын рәхәтлекне һәм яхшы эчемлекне татымаслар.
78:25 Мәгәр кайнар яман суны һәм җәһәннәм кешеләренең тәннәреннән аккан сары суны эчәрләр.
78:26 Бу җәза аларга гөнаһларына күрә тиешле җәза итеп бирелде.
78:27 Тәхкыйк алар кыямәттә булачак хисабны көтми һәм ышанмый иделәр.
78:28 Дәхи Безнең аятьләребезне ныклап ялганга тоталар иде.
78:29 Вә һәрнәрсәне санадык өммүл китапта язып.
78:30 Татыгыз ґәзабны ґәзабка мөстәхыйк кешеләр, сезгә, әлбәттә, ґәзабтан башканы арттырмабыз.
78:31 Котылу һәм өстенлек, әлбәттә, Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучы тәкъва мөэминнәргәдер.
78:32 Дәхи аларга җимеш бакчалары һәм йөземнәр.
78:33 Дәхи аларга яшьтәш булган яшь кызлар.
78:34 Дәхи эчемлекләр тутырылган савытлар.
78:35 Алар анда буш сүзне һәм ялган сүзне ишетмәсләр.
78:36 Раббыңнан изге гамәлләре өчен җәзадыр, мәңгелеккә җитәргә хисаплап бирелгән бүләктер.
78:37 Ул Раббың җир вә күкләрнең, дәхи җир илә күкләр арасында булган нәрсәләрнең Раббысыдыр, рәхмәтенә һәрнәрсәне сыйдыргандыр. Хисаб көнендә кешеләр бер-берсенә дәшергә, бер кирәк сүзне әйтергә кадир булмаслар.
78:38 Хисаб көнендә Җәбраил г-м һәм башка фәрештәләр сафта тезелеп торырлар, сөйләшмәсләр, мәгәр Аллаһ изен биргән яки дөньяда чакта Аллаһ риза булырдай яхшы сүзләрне сөйләгән кеше генә сөйләр.
78:39 Бу көннең булачагы, әлбәттә хак, теләгән кеше үзенә тәүбә истигъфар һәм итагать белән Аллаһуга кайта торган юлны алыр.
78:40 Тәхкыйк сезне куркыттык якын һәм хак булган кыямәт ґәзабы белән, ул көндә һәркем үзеннән алда җибәргән гамәл дәфтәренә карар, Коръәнне инкяр итүче яки аның илә гамәл кылмаучы кәфер әйтер: \"Әгәр мин туфрак булсамчы\", – дип. (Хисаб, хөкем соңында Аллаһ хайваннарны туфрак итәр. Кәферләр дә үзләренең туфрак булуларын теләрләр, ләкин туфрак\" була алмаслар.)