an-Nazi`at (النَّازِعَات)

Yakub Ibn Nugman - Yakub Ibn Nugman

Chapter 79 • 46 verses • Meccan

← Previous Chapter Next Chapter →
79:1 Кәферләрнең җаннарын катылык илә суырып алучы фәрештәләр илә,
79:2 дәхи мөэминнәрнең җаннарын җиңеллек белән суырып алучы фәрештәләр илә ант итәмен.
79:3 Дәхи җир белән кук арасында тизлек белән йөрүче фәрештәләр илә,
79:4 кәферләрнең җаннарын җәһәннәмгә вә мөэминнәрнең җаннарын җәннәткә алып узышучы фәрештәләр илә,
79:5 Эшләрне тәдбир кылып йөрүче фәрештәләр илә ант итәмен.
79:6 Беренче сурда җир каты хәрәкәтләнер дә, җир өстендә тереклек бетәр.
79:7 Вә беренче сурга ияртелеп икенче сур булыр да, кешеләр кабердән терелеп чыгарлар.
79:8 Ул көндә куркудан күңелләр урыннарыннан купкан булырлар.
79:9 Ул күңелләрнең, күзләре түбән төшкән булыр.
79:10 Дөньяда Коръәнгә ышанмаучылар әйтәләр: \"Әйә без үлгәннән соң, терелеп яңадан әүвәлге хәлебезгә кайтабызмы?
79:11 Әйә без черегән сөяк булганнан соң да терелеп кайтырбызмы?
79:12 Терелүгә ышанмыйча мәсхәрәләп әйттеләр: \"Әгәр яңадан терелү булса, бу бик хәсрәтле кайтарылу икән, аның өчен кайгырырга кирәк\", – дип.
79:13 Аларның терелеп кубарылулары фәкать бер тавыш белән булыр.
79:14 Шул вакытта ук алар җир өстендә булырлар.
79:15 Ий Мухәммәд г-м сиңа Муса хәбәре килде бит?
79:16 Мусаның Раббысы аңа нида кылды, Тур тавының итәгендәге мүбарәк Тува дигән урында.
79:17 Иманга өндәмәк өчен Фиргаунгә баргыл, тәхкыйк ул азды, бозыклыкны күп кылды.
79:18 Әйт аңа: \"Әйә кирәксенәсеңме кабих булган көфердән пакьләнүне.
79:19 Дәхи сиңа Раббыңны танытуымны телисеңме, әгәр Раббыңны танысаң, Аңардан куркырсың да изге гамәлләр кылырсың\", – дип.
79:20 Муса Фиргаунгә олугъ могҗиза күрсәтте. (Ягъни таягы аҗдаһа булды һәм кулын култыгыннан чыгарган иде кояш кеби якты булып күренде).
79:21 Фиргаун Мусаның пәйгамбәрлеген һәм күрсәткән могҗизасын ялганга санады һәм Мусага каршы дошманлык кылды.
79:22 Соңра Мусадан йөз чөереп, борылып китте дә теләгән кадәр бозык эшләрне кыла торган булды.
79:23 Һәм үзенең кавемен вә ґәскәрсн җыйды вә кычкырып нида кылды.
79:24 Әйтте: \"Мин сезнең олугъ Раббыгызмын, миннән башка сезнең һич Илаһәгез юктыр\", – дип.
79:25 Аллаһ, ул Фиргаунне тотты дөньяда суга батырып, ахирәттә җәһәннәмгә салу беләк.
79:26 Тәхкыйк бу вакыйгада гыйбрәт бардыр Аллаһудан курыккан кешегә.
79:27 Халык кылуда сезнең яратылуыгыз читенрәкме, әллә күкне ярату читенрәкме? Ул күкне Аллаһ бина кылды.
79:28 Ул күкнең бөеклеген бик югары кылды, ул күкне һич кимчелексез төзеп тәмам итте.
79:29 Ул күкнең кичен караңгы кылды вә аның көндезен якты кылды.
79:30 Моның соңында Аллаһ, торырга яраклы итеп җирне түшәде.
79:31 Җирнең суын һәм хайваннар утлый торган үләннәрне чыгарды.
79:32 Дәхи тауларны мәхкәм сабит кылды.
79:33 Сезгә вә сезнең хайваннарыгызга файда өчен.
79:34 Әгәр олугъ җыелыш көне кыямәт килсә,
79:35 ул көндә кеше дөньяда кылган яман эшләрен искәрер күз алдына китерер.
79:36 Вә күзе күргән кешеләргә җәһәннәм күрсәтелер.
79:37 Әмма берәү шәригать чигеннән чыгып бозыклык кылса,
79:38 дәхи дөньяга бирелеп ахирәт гамәленә кимчелек китерсә,
79:39 Шиксез, ул кешегә урын җәһәннәмдер.
79:40 Вә әмма берәү Аллаһ алдына басып Аңа җавап бирүдән курыкса, вә үзен нәфесе теләгән гөнаһлы эшләрдән тыйса,
79:41 әлбәттә җәннәт аңа урындыр.
79:42 Кәферләр синнән кыямәт кайчан була, дип сорыйлар.
79:43 Кыямәтнең кайчан булачагын әйтүдә сиңа нинди файда? Әйтсәң дә фәкать көферлекләрен арттырачаклар.
79:44 Кыямәт вакытының ахыр чиге Аллаһуга хастыр.
79:45 Ий Мухәммәд г-м, син фәкать ул кыямәттән курыккан кешене куркытучысың.
79:46 Алар кыямәтне күргәндә гүя дөньяда бер дә тормаган кеби булырлар, мәгәр төшкә хәтле ярты көн яки төштән соң ярты көн торган кеби булырлар.