al-Haqqah (الحَاقَّة)

Yakub Ibn Nugman - Yakub Ibn Nugman

Chapter 69 • 52 verses • Meccan

← Previous Chapter Next Chapter →
69:1 Барча серне ача торган хак булган кыямәт көне.
69:2 Нинди олугъ куркынычлы көндер ул кыямәт.
69:3 Кыямәтнең куркынычлы көн икәнлеген вә аның хакыйкатен сиңа нәрсә белдерде? Ягъни Аллаһ белдермәсе, үзлегеңнән һич белә алмассың.
69:4 Сәмуд вә Гад кавемнәре кыямәтне ялганга тоттылар.
69:5 Әмма Сәмуд кавеме шиксез каты тавыш белән һәлак ителделәр.
69:6 Әмма Гад кавеме каты тавышлы үткен җил белән һәлак ителделәр.
69:7 Ул җилне аларга җиде төн вә сигез көн тоташтан ирекле кылды, ул җилдә кешеләрне буылып һәлак булган кеби күрер идең, гүя алар эче куыш хөрмә агачының төбе кеби булып калганнар.
69:8 Алардан калган берәр кешене күрерсеңме? Юк, әлбәттә, алардан һичкем калмаган.
69:9 Фиргаун вә аннан элек булган кешеләр һәм Лут пәйгамбәрнең кавеме гөнаһлы эшләрне вә хаталарны күп кылдылар.
69:10 Алар Раббыларының пәйгамбәренә гасый гөнаһлы булдылар, аларны Аллаһуның ґәзабы тотты, ычкындырмый торган тоту белән.
69:11 Тәхкыйк Без Нух пәйгамбәр вакытында туфан суы чыккан чакта сезнең аталарыгызны йөкләдек су өстендә йөрүче көймәгә.
69:12 Ул вакыйганы гыйбрәт сезгә ядкәр кылдык, вә ул вакыйганы ишетүче колаклар ишетеп саклансыннар өчен гыйбрәт кылдык.
69:13 Мәхлукатне кубару өчен сурга бер мәртәбә өрелсә
69:14 җир урыныннан күтәрелсә вә таулар күтәрелеп бер-берсенә бер мәртәбә сугылып тузылып китсәләр -
69:15 шул көндә кыямәт вакыйгъ буладыр.
69:16 Ул көндә күк ярылыр вә ул көчсез зәгыйфь булыр.
69:17 Вә ул көндә фәрештәләр җирнең тирәсендә булырлар, вә ул көндә җир тирәсендәге фәрештәләр өстендә Раббыңның ґәршене сигез фәрештә күтәрер.
69:18 Ул көндә фаш ителерсез сездән һич нәрсә яшерен калмас ягыш һәммә эшегез күрсәтелер.
69:19 Әммә гамәл дәфтәре уң кулына бирелгән кеше: \"ий җәмәгать килегез минем гамәл дәфтәремне укыгыз,
69:20 мин әлбәттә дөньяда белдем бүген хисабка юлкачагымны\" – дияр.
69:21 Ул кеше риза булырлык яхшы тереклектә.
69:22 Бөек дәрәҗәле җәннәттә.
69:23 Ул җәннәтләрнең җимешләре утырган вә яткан кешеләргә якындыр.
69:24 Ашагыз вә эчегез тәмләп ләззәт белән, дөньяда буш вакытларыгызны изге гамәлләр илә уздырганыгыз өчен!
69:25 Әмма гамәл дәфтәре сул кулына бирелгән кеше, әйтер: \"Ий кәшки миңа гамәл дәфтәрем бирелмәгән булсачы!
69:26 Хисабымны нинди икәнен белмәгән булсамчы!
69:27 Ий үкенеч, мине үтергән үлем эшемне бетереп яңадан мине тергезмәгән булсачы!
69:28 Хәзер инде миңа малым һич файда бирмәде.
69:29 Инде миннән үземнең бәйсезлегем вә кечем һәлак булды!
69:30 Аллаһ ґәзаб фәрештәләренә әйтер: \"Алыгыз ул кешене, богаулагыз аны!
69:31 Соңра җәһәннәм утында яндырыгыз аны!
69:32 Соңра аны җитмеш аршын озынлыктагы чылбыр белән урагыз!
69:33 Чөнки ул әлбәттә олугъ булган Аллаһуга ышанмый иде.
69:34 Дәхи ул үзен вә әһлен мескенне ашатырга кызыктырмый иде.
69:35 Бу көндә бу урында аңа ярдәм бирәчәк дус юк.
69:36 Дәхи аңа ризык юкдыр мәгәр җәһәннәм әһленең тәннәреннән аккан эреннәрдән генә бар.
69:37 Ул эренне башкалар ашамас мәгәр хата иманлы вә хата динле һәм башка яхшылыкларда хаталанучылар ашарлар.
69:38 Сезнең күргән нәрсәләрегез белән дә ант итәргә хаҗәт юк.
69:39 Дәхи сезнең күрмәгән нәрсәләрегез белән дә ант итәргә хаҗәт юк.
69:40 Тәхкыйк ошбу Коръән хөрмәтле Җәбраил фәрештәнең китергән сүзедер.
69:41 Вә ул шагыйрь сүзе дә түгел, Коръән Аллаһудан иңгән булса да бик аз ышанасыз.
69:42 Вә ул Коръән күрәзәче-багучы сүзе дә түгел, шулай булса да бик аз вәгазьләнәсез!
69:43 Барча галәмне тәрбия итүче Аллаһудан иңдерелгәндер.
69:44 Әгәр ул Мухәммәд г-м Без әйтмәгән бәгъзе сүзне Аллаһудан дип ялганлап сөйләсә иде.
69:45 Әлбәттә Без аны каты тоту илә тотар идек.
69:46 Соңра аның йөрәк тамырларын кисеп алыр идек.
69:47 Сезләрдән һичкем аны ґәзаб кылудан Мине туктата алмас иде.
69:48 Вә шиксез Ул Коръән Аллаһудан куркып, гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәр өчен вәгазь, нәсыйхәт.
69:49 Тәхкыйк Без беләбез әлбәттә Сезләрдән ялганчылар бардыр.
69:50 Тәхкыйк ул Коръән аның белән гамәл кылмаучы кәферләр вә аның илә гамәл кылмаучы бидеґәтче мөселманнарга да хәсрәтдер.
69:51 Вә ул Коръән хаклыгы бик якын булган хакдыр.
69:52 Олугъ булган Раббыңны мактап Ул һәр кимчелектән пакь дип тәсбих әйт, һәм Аңа гыйбадәт кыл!