al-Ma`arij (المَعَارِج)

Yakub Ibn Nugman - Yakub Ibn Nugman

Chapter 70 • 44 verses • Meccan

← Previous Chapter Next Chapter →
70:1 Бер сораучы кәфер сорады киләчәк ґәзабны вә әйтте: \"Әгәр ул Мухәммәд хәбәр биргән ґәзаб хак булса, ий Аллаһ безгә күктән таш яудыр\" – дип.
70:2 Ул ґәзаб кәферләргә киләчәкдер, ул ґәзабны кире җибәрүче юк,
70:3 дәрәҗәләр иясе булган Аллаһудан.
70:4 Фәрештәләр вә Җәбраил фәрештә Аллаһ билгеләгән югары урынга ашырлар, озынлыгы илле мең еллык көндә.
70:5 Кәферләрнең сине инкяр итүләренә күркәм чыдау белән чыда!
70:6 Ул кәферләр кыямәтне ерак, яки булмас, дип уйлыйлар.
70:7 Әмма Без ул кыямәтнең вакыйгъ булуын бик якын күрәбез.
70:8 Ул көндә күк эрегән бакыр кеби булыр.
70:9 Вә таулар буялган йон кеби төрле төстә булырлар.
70:10 Ул көндә дус дустыны сорамас.
70:11 Ул дусларны бер-берсенә күрсәтерләр, шулай да сорашмаслар. Гөнаһлы кеше балаларын биреп, ґәзабтан котылуны теләр ул көндә.
70:12 вә хатынын һәм кардәшләрен биреп,
70:13 вә аны эченә алган кабиләсене биреп,
70:14 вә җирдә булган барча мәхлукатне биреп, соңра шуларның барчасын ґәзабта калдырып, үзен коткаруны теләр.
70:15 Кайда инде – аңа котылу була торган эш түгел, тәхкыйк ул ут ялкынланды.
70:16 Бик катылык белән баш тиресен вә башка әгъзаларын кубарыр.
70:17 Ул ут чакырыр вә үзенә тартыр хактан артка киткән вә Аллаһуга итагать итүдән баш тарткан кешене.
70:18 Һәм малны җыеп та фәкыйрьләргә, Аллаһ юлына бирмәгән саран кешене.
70:19 Тәхкыйк кеше саран, комсыз булып халык кылынды.
70:20 Әгәр аңа бер зарар ирешсә, аның өчен бик кайгыручы вә тавыш күтәрүчедер.
70:21 Әгәр аңа байлык ирешсә – саранлана, малының тиешле өлешен бирми.
70:22 Мәгәр намаз укучылар гына алар кеби түгелләр.
70:23 Алар бер намазларын да калдырмыйча даим укыйлар.
70:24 Вә аларның малларында бер билгеле булган өлеш бардыр.
70:25 Сораучы мохтаҗлар өчен вә сорамаучы мохтаҗлар өчен, ягъни аларга малларыннан тиешле өлешне бирерләр.
70:26 Дәхи алар кыямәт көненең булачагын тәсдыйк кылучылардыр.
70:27 Дәхи алар Раббыларының ґәзабыннан куркучылардыр.
70:28 Тәхкыйк Раббыларының ґәзабыннан курыкмыйча имин тору һич ярамыйдыр.
70:29 Дәхи алар гаурәтләрен зинадан саклаучылардыр.
70:30 Мәгәр үзләренең хатыннарына һәм кәнизәкләренә якынлык кылырлар, әлбәттә, алар моның өчен шелтәләнмәсләр.
70:31 Берәү бу күрсәтелгәннән читкә китсә, ягъни зина кылса, андый кешеләр Аллаһуның чигеннән үткән кешеләрдер.
70:32 Дәхи алар алган әманәтләренә вә биргән вәгъдәләренә ригая кылучылардыр, ягъни хыянәт итмәсләр.
70:33 Дәхи алар мөселманнар арасында бер эштә шаһит булсалар шәһитлек эшендә таза торырлар.
70:34 Дәхи алар намазларын саклап үз вакытында укучылар.
70:35 Менә бу кешеләр җәннәтләрдә хөрмәтләнүчеләр.
70:36 Имансыз динсезләргә ни булган – төркем-төркем булып,
70:37 уңнан да, сулдан да синең хозурыңа ашыгып киләләр.
70:38 Әллә ул имансызлардан һәрберсе Нәгыйм җәннәтенә кертелүне өмет итәме?
70:39 Тәхкыйк Без кешеләрне халык кылдык үзләре белгән нәрсәдән. Ягъни беренче Адәм балчыктан, калган кешеләр бер тамчы судан.
70:40 Мәшрыйклар вә мәгърибләр Раббысы белән ант итәмен, тәхкыйк Без кадирбыз.
70:41 Бу имансыз, динсез кешеләрне яхшырак кешеләргә алыштырырга, ягъни аларны һәммәсен һәлак итеп, алар урынына итагать итүче яхшы кешеләрне халык кылырга, Без эшебездә артка калучы түгелбез, һичбер эштә Бездән алга чыгучы булмас.
70:42 Син аларны ихтыярларына куй, батыл гамәлләренә чумсыннар вә һич файдасыз нәрсәләр белән уйнасыннар, хәтта вәгъдә ителгән көннәренә чаклы.
70:43 Кыямәт көнендә каберләреннән ашыгып чыгарлар, гүя үзләренең бер сөекле нәселләренә текәлгән кеби чакыручы фәрештә тарафына ашыгып барырлар.
70:44 Куркудан күзләре түбән төшкән хәлдә аларны хурлык каплаган булыр, бу көн аларга вәгъдә ителгән көндер.