81:1
Кайчан кояшның нуры китәрелсә, чорналса (караңгылык белән).
81:2
Вә йолдызлар җиргә коелсалар (метеоритлар).
81:3
Вә таулар урыннарыннан кузгалсалар.
81:4
Вә ун айлык буаз дөяләр игътибарсыз калдырылсалар.
81:5
Вә кыр хайваннары бер урынга җыелсалар.
81:6
Вә дәрьяләр бер урынга түгелсәләр.
81:7
Вә яхшы кешеләр яхшыларга һәм яман кешеләр яманнарга кушылсалар.
81:8
Вә тере хәлдә күмелгән кыз балалар соралсалар. (Җаһилият вакытында ґәрәбләр кыз балаларын тәрбияләргә авырсынып яки аларны ят кешегә кияүгә биреп җибәрү хурлык дип, тере хәлдә күмәләр иде.)
81:9
Ни сәбәпле үтерелдең дип, нинди гөнаһы бар иде, нигә үтердегез дип.
81:10
Вә гамәл дәфтәрен хисаб өчен таратылса.
81:11
Вә күк урыныннан китәрелсә.
81:12
Вә җәһәннәм каты кыздырылса.
81:13
Вә җәннәт якын китерелсә.
81:14
Шул вакытта һәркем үзенең хәзерләгән яхшы, вә яман эшләрен белер.
81:15
Ант итәмен кире кайтучылар белән.
81:16
Вә яшерен йөрүчеләр илә. Ягъни китеп-килеп, күренеп һәм күренмичә йөрүче йолдызлар белән ант итәм.
81:17
Вә төн белән ант итәм, һәркайчан килсә ул төн.
81:18
Вә таң белән ант итәмен, һәркайчан ачылса.
81:19
Шиксез, ул Коръән хөрмәтле Җәбраилнең Аллаһудан алып килгән сүзедер.
81:20
Ул Җәбраил олугъ куәт иясе вә хөрмәтедер, ґәреш иясе Аллаһ хозурында.
81:21
Ул Җәбраилгә башка фәрештәләр итагать итәләр, соңра ул ышанычлы хыянәттән пакьдер.
81:22
Вә сезнең юлдашыгыз Мухәммәд г-м дивана түгел һәм үзлегеннән сүз сөйләүче дә түгел.
81:23
Тәхкыйк ул Җәбраилне күрде югары ачык күктә.
81:24
Ул Мухәммәд г-м кешеләргә мәгълүм булмаган ахирәт хәлләреннән Коръән белән хәбәр бирүдә саран түгелдер.
81:25
Ул Коръән Аллаһу хозурыннан таш белән сөрелгән шайтан сүзе түгелдер.
81:26
Коръәнне куеп кая барасыз? Аллаһ китабын ташлап Аллаһ җәннәтенә ничек барасыз?
81:27
Ул Коръән барча галәм халыкларына вәгазьдер, кирәк эшләрне исләренә төшерүчедер вә кешеләргә иманны, динне, һидәятне һәм тәрбияне кәсеп итә торган иң туры юлдыр.
81:28
Сезләрдән туры юлга күнелергә теләге булган кешеләргә вәгазь һәм туры юлдыр.
81:29
Юк туры юлга күнелүне тели алмассыз, мәгәр барча галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһу тәгалә теләсә генә.