al-Infitar (الإِنْفِطَار)

Yakub Ibn Nugman - Yakub Ibn Nugman

Chapter 82 • 19 verses • Meccan

← Previous Chapter Next Chapter →
82:1 Кайчан күк ярылса.
82:2 Вә йолдызлар чәчелсә.
82:3 Вә дәрьяләр агып бергә кушылсалар.
82:4 Вә каберләр актарылып үлекләр терелеп чыксалар.
82:5 Шул вакытта һәркем үзеннән элек ахирәткә җибәргән һәм үзеннән соң калдырган эшләрен белер.
82:6 Ий адәм баласы, сине нәрсә алдады хөрмәтле булган Раббыңның нигъмәтләреннән өлешсез калырга, ягъни җәннәткә кермичә җәһәннәмгә керергә сине нәрсә мәҗбүр итә.
82:7 Ул – Аллаһ сине хак кылды да, әгъзаларыңны төзәтте вә һәр әгъзаңны үлчәп төзеде.
82:8 Сине нинди сурәттә кылырга теләсә шул сүрәттә кылды.
82:9 Юк, алданмагыз, бозык эшне батыл гамәлне кылмагыз, бәлки сез кыямәтне һәм хисапны ялган дисез.
82:10 Әлбәттә, шиксез, сезнең өстегездә сакчы фәрештәләр бардыр.
82:11 Ул фәрештәләр Аллаһ хозурында хөрмәтлеләр, алар сезнең барча гамәлләрегезне язучылардыр.
82:12 Сезнең кылган эшләрегезне бик яхшы белүчеләрдер.
82:13 Тәхкыйк иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр эчендәләр.
82:14 Вә тәхкыйк Аллаһуга итагать итмәгән азгыннар, әлбәттә, җәһәннәмдәләр.
82:15 Ул азгыннар җәһәннәмгә керерләр җәза көнендә.
82:16 Вә алар җәһәннәмнән юк булып китмәсләр, һәмишә бар булып ґәзаб кылынырлар.
82:17 Ул җәза көненең каты куркынычлы икәнлеген сиңа нәрсә белдерде?
82:18 Моннан соң ул көннең каты куркынычлы икәнлеген сиңа нәрсә белдерде?
82:19 Ул көндә һичкем һичкемгә ярдәм кылырга, файда итәргә кадир булмас, һәркем үз хәле белән мәшгуль булып кайгыда булыр. Ул көндә кешеләр өстеннән эш кылмак, хөкем йөртмәк фәкать Аллаһуга хас.