al-Ghashiyah (الغَاشِيَة)

Yakub Ibn Nugman - Yakub Ibn Nugman

Chapter 88 • 26 verses • Meccan

← Previous Chapter Next Chapter →
88:1 Тәхкыйк сиңа катылыгы белән һәрнәрсәне каплаган, кыямәт көненең хәбәре килде.
88:2 Ул көндә йөзләр түбән вә хурдыр.
88:3 Алар бик тә михнәтләнеп эшләүчеләрдер.
88:4 Кайнар утка кереп ґәзабланырлар.
88:5 Ниһаять кайнар чишмәдән сугарылырлар.
88:6 Аларга азык юк, мәгәр тигәнәккә охшаган озын вә чәнечкеле үлән генә булыр.
88:7 Ул үлән симертмәс һәм ачлыкны да китәрмәс.
88:8 Ул көндә кешеләр нигъмәтләнделәр, шатландылар.
88:9 Үзенең дөньяда кылган эшләренә разыйдыр.
88:10 Дәрәҗәсе бөек җәннәттә.
88:11 Анда буш һәм яман сүзне һич ишетмәсләр.
88:12 Ул җәннәтләрдә ага торган татлы чишмәләр бардыр.
88:13 Анда бик яхшы күтәренке урындыклар, диваннар бардыр.
88:14 Вә анда алларына кәсәләр куелгандыр.
88:15 Вә тезеп куйган күпертелгән ястыклар бардыр.
88:16 Вә җәелгән паласлар бардыр.
88:17 Әйә, кешеләр дөяләргә карамыйлармы, ничек халык кылынганнар-яратылганнар?
88:18 Вә күккә карамыйлармы – ничек күтәрелгән?
88:19 Вә тауларга карамыйлармы – ничек беркетелгән ул таулар?
88:20 Вә җиргә карамыйлармы – ничек палас кеби түшәлгән?
88:21 Кешеләрне Коръән белән вәгазь кыл, гафләттән уят, әлбәттә, син фәкать Аллаһ хөкемнәрен сөйләп ирештерүче генәсең.
88:22 Син аларга ирекле түгелсең һәм аларның теләкләренә дә хуҗа түгелсең.
88:23 Мәгәр берәү синнән артка борылса һәм Коръәнне инкяр кылса.
88:24 Ул кешене Аллаһ олугъ ґәзаб белән ґәзаб кылыр.
88:25 Тәхкыйк Безнең хозурыбызгадыр аларның кайтмаклары.
88:26 Соңра аларның кылган эшләренең хисабы, әлбәттә, Безгә тиешледер.