al-A`la (الأَعْلَىٰ)

Yakub Ibn Nugman - Yakub Ibn Nugman

Chapter 87 • 19 verses • Meccan

← Previous Chapter Next Chapter →
87:1 Барча кимчелекләрдән пакь булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйткел, намаз укыгыл.
87:2 Ул – Аллаһ барча вөҗудне халык кылды, һәр нәрсәне кагыйдәгә муафыйк төзеп тәмам итте.
87:3 Вә Ул һәрнәрсәгә тәкъдир төзеде вә һәрнәрсәне юлга салды.
87:4 Вә Ул хайваннар өчен үләннәр үстерде.
87:5 Ул үләннәрне көзге көннәрдә кипкән сары кау кылды.
87:6 Тиздән укырбыз сиңа Коръән аятьләрен һәм син онытмассың.
87:7 Мәгәр Аллаһ теләгәнне генә онытырсың, әлбәттә, Ул яшерен эшләнгән эшләрне дә һәм әшкәрә эшләнгән эшләрне дә беләдер.
87:8 Вә Без сине җиңеллеккә мүйәссәр кылырбыз, ягъни җәннәтнең мәңгелек җиңел тормышына алып бара торган шәригать хөкемнәрен сиңа бирербез.
87:9 Кешеләрне Коръән белән вәгәзьлә, әгәр аларга вәгазь файда бирә торган булса.
87:10 Аллаһудан курыккан кеше тиз вәгазьләнер һәм ишеткән белән гамәл кылыр.
87:11 Вә Коръән вәгазеннән качар һич кабул итмәс, бик явыз яман кеше.
87:12 Ул явыз кеше олугъ җәһәннәмгә керер.
87:13 Соңра ул җәһәннәмдә үлмәс, үлсә ґәзабтан котылыр иде һәм файда күрә торган тере булу белән тере булмас.
87:14 Мөшриклектән вә монафикълыктан, рия вә бидеґәт гамәлләрдән, фәхеш вә хәрам эшләрдән үзен пакьләгән һәм сакланган кеше, тәхкыйк ґәзабтан котылып өстенлек тапты.
87:15 Вә ул кеше Раббысын зекер итеп намаз укыды.
87:16 Ий кешеләр бәлки сез дөнья тереклеген ихтыяр кыласыз, барча көчегезне дөнья өчен генә сарыф итәсез.
87:17 Бит ахирәт дөньядан яхшырактыр һәм мәңгелектер.
87:18 Тәхкыйк бу сүзләр әүвәлге пәйгамбәрләрнең сәхифәләрендә зекер ителгәндер.
87:19 Ул сәхифәләр Ибраһим вә Муса г-м сәхифәләредер.