at-Tariq (الطَّارِق)

Yakub Ibn Nugman - Yakub Ibn Nugman

Chapter 86 • 17 verses • Meccan

← Previous Chapter Next Chapter →
86:1 Күк белән һәм Тарыйк белән ант итәм.
86:2 Ул Тарыйкның нинди икәнен сиңа нәрсә белдерде?
86:3 Ул Тарыйк раушән ялтыраучы йолдыздыр.
86:4 Юктыр һичбер кеше, мәгәр һәрбер кеше янында аның барча эшен язучы фәрештә бардыр.
86:5 Адәм баласы үзенә карасын нәрсәдән халык кылынды?
86:6 Халык кылынды ятакка коелган судан.
86:7 Ул су чыгадыр ирнең арка сөякләре арасыннан вә хатынның күкрәк сөякләре арасыннан.
86:8 Ул – Аллаһ үлгән кешене тергезергә, әлбәттә, кадирдер.
86:9 Яшерен эшләр ачылган көндә,
86:10 кешенең Аллаһ ґәзабыннан качарга куәте булмас һәм ярдәмчесе дә булмас.
86:11 Яңгыр иясе булган күк илә.
86:12 Вә үләннәр иясе булган җир белән ант итәм.
86:13 Тәхкыйк ул Коръән сүзе хакны батылдан аеручы хак сүздер.
86:14 Ул – Коръән уен вә батыл сүз түгелдер.
86:15 Тәхкыйк ул кәферләр Коръән сүзләрен юкка чыгарырга хәйлә төзиләр.
86:16 Вә аларны ґәзаб кылу өчен Мин чын хәйлә төзимен.
86:17 Кәферләргә вакыт бир, азганлыкларында йөрсеннәр аларга бик аз гына вакыт бит!