al-Balad (البَلَد)

Yakub Ibn Nugman - Yakub Ibn Nugman

Chapter 90 • 20 verses • Meccan

← Previous Chapter Next Chapter →
90:1 Бу шәһәр, ягъни Мәккә белән ант итәмен.
90:2 Вә син, ий Мухәммәд г-м, ошбу Мәккә шәһәрен кәферләрдән сугышып алырга хәләлсең.
90:3 Вә Адәм г-м илә вә аның балалары илә ант итәмен.
90:4 Тәхкыйк Без кешене михнәттә мәшәкатьтә халык кылдык.
90:5 Әйә ул михнәт белән изелгән загыйфь кеше уйлыйдырмы аңа һичбер затның көче җитмәс дип?
90:6 Ул Аллаһ дошманы – кәфер әйтәдер: \"Мухәммәдне һәлак итмәк вә Ислам динен бетермәк өчен кешеләр яллап күп мал бетердем\", – дип.
90:7 Әйә ул дошман уйлыймы аны һичбер зат күрми, дип, ягъни Аллаһ биргән малны пәйгамбәр вә Ислам зарарына сарыф иткәнен Аллаһ күрми, дип уйлыймы?
90:8 Әйә Без ул кешегә икс күз бирмәдекме?
90:9 Дәхи аны телле вә ике иренле кылмадыкмы?
90:10 Дәхи кешене ике юлның берсенә: йә һидәяткә йә азгынлыкка күндердек түгелме?
90:11 Ул бөек таулардан үтмәде.
90:12 Ул бөек таулар юлын сиңа нәрсә белдерде?
90:13 Ул юл – кол азат итмәктер.
90:14 Яки ачлык көннәрендә аш бирмәктер,
90:15 якын кардәш булган ятимгә.
90:16 Яки гаять тә фәкыйрь булган мескенгә аш бирмәктер.
90:17 Янә хәерле эш: чын мөэмин булып мөэминнәрне сабырлы, чыдамлы булырга һәм үзара мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өндәүче киңәш бирүче булудыр.
90:18 Бу сыйфатта булган кешеләр уң тараф кешеләре, ягъни җәннәт кешеләредер.
90:19 Әмма Безнең аятьләребезгә ышанмаган кешеләр – сул тараф кешеләре, ягъни җәһәннәм әһелләредер.
90:20 Аларга ишекләре беркетелгән ут ґәзабыдыр.