91:1
Кояш белән вә аның нуры белән ант итәм.
91:2
Вә ай белән, әгәр ул кояшка иярсә.
91:3
Вә көндез белән, әгәр ул караңгылыкны капласа.
91:4
Вә төн белән, әгәр яктылыкны капласа.
91:5
Вә күк һәм аны бина итүче Аллаһ белән ант итәм.
91:6
Вә җир һәм аны түшәүче Аллаһ белән ант итәм.
91:7
Вә нәфес белән һәм нәфесне үз файдасына яраклы иткән Аллаһ белән ант итәм.
91:8
Өйрәтте Аллаһ ул нәфескә явызлыкны һәм өйрәтте тәкъвалекне, яхшылыкны.
91:9
Тәхкыйк коткарды нәфесен гөнаһтан, аны пакьлаган кеше.
91:10
Тәхкыйк Аллаһуның нигъмәтләреннән мәхрүм булды, җаһиллек белән нәфесен гөнаһка чумырган кеше.
91:11
Сәмуд кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты, нәфесләренең чиктән чыгуы сәбәпле.
91:12
Дөяне үтерергә ашыктылар Сәмуд кавеменең явызлары.
91:13
Аларга Аллаһуның расүле Салих г-м: \"Аллаһ дөясенә зарар тидерүдән һәм дөянең өлеше булган суны алудан сакланыгыз\", – диде.
91:14
Алар исә Салихны ялганга тоттылар һәм дөяне бугазладылар, Раббылары аларны ґәзаб белән каплады, үзләренең гөнаһлары сәбәпле аларга ґәзабны һәммәсенә тигез бирде.
91:15
Аллаһ аларны ґәзаб кылганы өчен ахырда һичкемнән курыкмый.