100:1
Аллаһ юлында сугыш өчен сулуларын тавышландырып чабкучы атлар илә ант итәм.
100:2
Дагалары белән таштан ут чыгарып чабкучы атлар илә ант итәм.
100:3
Таң вакытында Аллаһ юлында сугыш өчен ашыгып чабкучы атлар белән ант итәм.
100:4
Ул атлар каты чабулары белән тузан күтәрерләр.
100:5
Вә бу атлы гаскәр Исламга һәм мөселманнарга зарар итүче кәфер кавеме арасына таң вакытында барып керделәр, аларны туздырмак өчен.
100:6
Тәхкыйк кеше үзенең Раббысына вә Аның нигъмәтләренә көфран нигъмәт кылучыдыр, ягъни иман китермичә, Ислам динен кабул итмичә, үзен-үзе һәлак итүчедер.
100:7
Тәхкыйк имансыз кеше үзенең имансызлыгына Аллаһуга каршы кылган эшләре белән гуаһдыр.
100:8
Вә тәхкыйк Аллаһудан курыкмаган кеше малны артык сөйгәнлеге өчен малга бик каты сарандыр.
100:9
Әйә адәм баласы белмиме белерлек, гакылы бар түгелме – кабердәге үлекләр терелеп чыкканда һәм,
100:10
күкрәктәге игътикад, уй-фикерләр ачылганда.
100:11
Ул көндә Раббылары аларның кылган эшләреннән хәбәрдар икәнен?