al-Qari`ah (القَارِعَة)

Yakub Ibn Nugman - Yakub Ibn Nugman

Chapter 101 • 11 verses • Meccan

← Previous Chapter Next Chapter →
101:1 Катылыгы вә куркынычы белән җирне вә күкләрне кагучы кыямәт көне!
101:2 Никадәр каты куркынычлыдыр ул кыямәт көне!
101:3 Ул кыямәт көненең катылыгы вә куркынычы ни дәрәҗәдә икәнлеген сиңа кем белдерде?
101:4 Ул көндә кешеләр каты куркуларыннан тузылган чикерткәләр кеби тузылып таралып китәләр, һәм бер берсен күрмәсләр.
101:5 Вә таулар буялган вә тетелгән йон кеби булырлар.
101:6 Берәүнең ягъни мөселманның үлчәүдә гөнаһына караганда сәвабы авырырак күберәк булса.
101:7 Ул мөселман җәннәттә үзе разый булган рәхәт тормыштадыр.
101:8 Вә бер мөселманның үлчәүдә сәвабына караганда гөнаһы авыр килсә ягъни яхшылыгына караганда яманлыгы күбрәк булса.
101:9 Аның анасы – мәрхәмәтсез булган Һавийә исемле җәһәннәм аңа урын булыр.
101:10 Ул һавийәнең нәрсә икәнен сиңа нәрсә белдерде?
101:11 Ул һавийә кыздырылган утдыр.