az-Zalzalah (الزَّلْزَلَة)

Yakub Ibn Nugman - Yakub Ibn Nugman

Chapter 99 • 8 verses • Meccan

← Previous Chapter Next Chapter →
99:1 Әгәр җир үзенең селкенүе илә селкендерелсә.
99:2 Вә җир үзенең эчендәге үлекләрне, йөкләрне, хәзинәләрне чыгарса.
99:3 Һәм кеше әйтсә: \"Ни булды бу җиргә\", – дип.
99:4 Шул көндә җир үзенең өстендә эшләнгән эшләрдән хәбәр бирер.
99:5 Тәхкыйк җирнең сөйләмәге Раббыңның аңа сөйлә, дип әйтүе беләндер.
99:6 Ул көндә кешеләр каберләреннән кубарылып хисап җиренә гамәлләренә күрә төрле фиркаләргә бүленеп барырлар, дөньяда кылган гамәлләренең җәзасын күрмәк өчен.
99:7 Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык кылган булса, аның җәзасын күрер.
99:8 Вә берәү тузан бөртеге хәтле гөнаһ эшләсә, аның җәзасын күрер.