ad-Dhuha (الضُّحَىٰ)

Yakub Ibn Nugman - Yakub Ibn Nugman

Chapter 93 • 11 verses • Meccan

← Previous Chapter Next Chapter →
93:1 Төшкә хәтле булган вакыт белән ант\" итәм.
93:2 Вә төн белән ант итәм, һәркайчан ул төн караңгылыгы белән һәрнәрсәне капласа.
93:3 Ий Мухәммәд г-м, Раббың сине ташламады һәм сиңа ачуланмады да. (Яһүдләр беркөнне Мухәммәд г-мнән Зүл карнәен вә асъхаб каһәф хәбәрен һәм рух рәвешене сорадылар. Мухәммәд г-м аларга: \"Иртәгә җавап бирермен\", диде, ләкин, Аллаһ теләсә димәде. Шуннан соң вәхий киселде, берничә вакытлар Җәбраил фәрештә иңмәде. Шул вакытта мөшрикләр: \"Мухәммәдне Раббысы ташлады һәм аңа ачуланды\", – диделәр. Бу сүрә шул хакта инде.)
93:4 Сиңа, әлбәттә, ахирәт дөньядан хәерлерәкдер. (Ягъни Аллаһ сине патша кылмады һәм сине миллиардер да кылмады, чөнки болар һәммәсе бетә торган нәрсәләр. Бәлки сиңа Раббың дәрәҗәсе мәңгегә кала торган пәйгамбәрлекне бирде.)
93:5 Вә тиздән сиңа Раббың өмет иткәнеңне һәм сораганыңны бирер дә, син Аның биргәненнән разый булырсың.
93:6 Әйә Раббың сине ятим хәлендә табып тәрбия урынын насыйп итмәдеме? (Атасы белән бертуган кардәше Әбү Талиб тәрбияләп үстерде.)
93:7 Дәхи Раббың сине пәйгамбәр булганчы хак диннән адашучы табып, аннары туры юлга күндерде түгелме?
93:8 Дәхи Раббың сине бик фәкыйрь табып, аннары сине бай кылды түгелме?
93:9 Башта үзең ятим булгач, ятимгә золым итмә, какма, сукма – бәлки хөрмәтлә.
93:10 Һәм синнән сораучыга каты мөгамәлә кылма, ни сораса да җавап бир һәм теләген үтә.
93:11 Һәм Раббыңның нигъмәте булган шәригать хөкемнәрен кешеләргә өйрәт һәм сөйләп төшендер! Чөнки шәригатьне белмәгән кешеләр Аллаһуның ґәзабына ашыгалар. Ә син аларны җәннәткә кызыктыр һәм чакыр!