al-Ma`un (المَاعُون)

Yakub Ibn Nugman - Yakub Ibn Nugman

Chapter 107 • 7 verses • Meccan

← Previous Chapter Next Chapter →
107:1 Әйә син хисаб вә җәза көнен, кыямәтне ялганга тоткан кешене күрдеңме?
107:2 Ул ялганчы ятимне кагар, аңа золым итәр.
107:3 Үзене һәм башкаларны кызыктырмас фәкыйрьләргә аш вә садака бирергә.
107:4 Ни үкенеч вә һәлакәтлек ихлассыз намаз укучыларга.
107:5 Алар намазларыннан гафилләр, вакытында укымаслар һәм намазның рүкеннәрен хөрмәт кылмаслар, намазларының вакытыннан кичегүенә кайгырмаслар.
107:6 Әле алар укыган намазларын да рия белән укырлар, ягъни кеше күргәндә укый, кеше күрмәгәндә укымый.
107:7 Ул рияче тиешле садакаларны бирмәс һәм тормыш әйберләрен вакытлыча биреп тормас.