Chapter 3, Verse 37

فَتَقَبَّلَهَا رَبُّهَا بِقَبُولٍ حَسَنࣲ وَأَنۢبَتَهَا نَبَاتًا حَسَنࣰا وَكَفَّلَهَا زَكَرِیَّاۖ كُلَّمَا دَخَلَ عَلَیۡهَا زَكَرِیَّا ٱلۡمِحۡرَابَ وَجَدَ عِندَهَا رِزۡقࣰاۖ قَالَ یَـٰمَرۡیَمُ أَنَّىٰ لَكِ هَـٰذَاۖ قَالَتۡ هُوَ مِنۡ عِندِ ٱللَّهِۖ إِنَّ ٱللَّهَ یَرۡزُقُ مَن یَشَاۤءُ بِغَیۡرِ حِسَابٍ ۝٣٧

IslamAwakened Multilingual Translations

(English Page Links Above)

Malayalam - C. Abdul Hameed & K. Parappur

C. Abdul Hameed & K. Parappur

അങ്ങനെ അവളുടെ ( മര്‍യമിന്‍റെ ) രക്ഷിതാവ്‌ അവളെ നല്ല നിലയില്‍ സ്വീകരിക്കുകയും, നല്ല നിലയില്‍ വളര്‍ത്തിക്കൊണ്ടു വരികയും, അവളുടെ സംരക്ഷണച്ചുമതല അവന്‍ സകരിയ്യായെ ഏല്‍പിക്കുകയും ചെയ്തു. മിഹ്‌റാബില്‍ ( പ്രാര്‍ത്ഥനാവേദിയില്‍ ) അവളുടെ അടുക്കല്‍ സകരിയ്യാ കടന്നു ചെല്ലുമ്പോഴെല്ലാം അവളുടെ അടുത്ത്‌ എന്തെങ്കിലും ആഹാരം കണ്ടെത്തുമായിരുന്നു. അദ്ദേഹം ചോദിച്ചു: മര്‍യമേ, നിനക്ക്‌ എവിടെ നിന്നാണിത്‌ കിട്ടിയത്‌? അവള്‍ മറുപടി പറഞ്ഞു. അത്‌ അല്ലാഹുവിങ്കല്‍ നിന്ന്‌ ലഭിക്കുന്നതാകുന്നു. തീര്‍ച്ചയായും അല്ലാഹു താന്‍ ഉദ്ദേശിക്കുന്നവര്‍ക്ക്‌ കണക്ക്‌ നോക്കാതെ നല്‍കുന്നു.

Tatar - Yakub Ibn Nugman

Yakub Ibn Nugman

Мәрьямне Раббысы мәсҗид Әкъсага күркәм кабул итү белән кабул итте һәм яхшы тәрбия белән тәрбияләде, һәм тәрбияләп үстермәк өчен Зәкәръя пәйгамбәргә тапшырды. \"Хөннә Мәрьямне тудыргач, мәсҗид Әкъсага алып барып, андагы намаз укучыларга: \"Бу бала Аллаһ юлына нәзер әйтелгән, кабул итеп алыгыз\", – диде. Мәсҗид әһелләре баланы кабул итеп алдылар һәм тәрбияләп үстерү хакында һәрбере, мин алам, дип, үзара бәхәсләштеләр. Бу бәхәсне бетерү өчен Аллаһудан юл күрсәтелде: \"Барчагыз да каләмнәрегезне суга салыгыз, кемнең каләме суга батмаса, Мәрьямне шул кеше алыр\". Әйтелгәнчә эш кылдылар, Зәкәръяның каләме суга батмады, Мәрьям аңа тапшырылды. Зәкәръя мәсҗид эчендә бер урын хәзерләп Мәрьямне шунда тәрбия кылды. Мәрьям зекер, гыйбадәт белән мәшгул булды. Зәкәръя Мәрьям янына кайчан гына керсә дә, алдында төрле җимешләр һәм башка ризыкларны күрер иде. Бер кергәнендә: \"Ий Мәрьям, бу ризыклар сиңа кайдан килә\", – дип сорады. Мәрьям әйтте: \"Бу ризыклар Аллаһ хозурыннан килә, Аллаһ, әлбәттә, үзе теләгән бәндәсен хисапсыз ризыкландыра\".