113:1
Әйт, әй Мухәммәд, \"Мин сыенамын таңның Раббысы Аллаһу тагаләгә күренеп вә күренмичә килә торган һәртөрле зарарлардан.
113:2
Бар кылынган, яратылган һәр мәхлукның нинди булса да зарарыннан.
113:3
Вә караңгы төннең зарарыннан сыгынамын, һәркайчан караңгылыгы белән җир өстен капласа.
113:4
Дәхи сихыр – ырым төеннәренә төкерүче өрүче сихерче хатыннар явызлыгыннан, зарарыннан сыгынамын.
113:5
Һәм көнче дошманның авызлыкларыннан, зарарларыннан сыенамын, һәркайчан ул көнчелек ачуы белән зарар тидерергә теләсә.