al-Kafirun (الكَافِرُون)

Yakub Ibn Nugman - Yakub Ibn Nugman

Chapter 109 • 6 verses • Meccan

← Previous Chapter Next Chapter →
109:1 Ий Мухәммәд г-м әйт: \"Ий сез кәферләр, иман китермәгән кешеләр!
109:2 Сез гыйбадәт кыла торган сынымнарга мин гыйбадәт кылмыймын.
109:3 Һәм сез дә мин гыйбадәт кыла торган Аллаһуга гыйбадәт кылмыйсыз.
109:4 Вә мин сезнең гыйбадәт кыла торган сынымнарыгызга гыйбадәт кылучы түгелмен.
109:5 Вә сез мин гыйбадәт кыла торган Аллаһуга гыйбадәт кылучы түгелсез.
109:6 Сезнең батыл ялган динегез үзегезгә булсын, вә минем хак динем үзебезгә булсын!