al-Falaq (الفَلَق)

Yakub Ibn Nugman by Yakub Ibn Nugman

Chapter 113 • 5 verses • Meccan

113:1 Әйт, әй Мухәммәд, \"Мин сыенамын таңның Раббысы Аллаһу тагаләгә күренеп вә күренмичә килә торган һәртөрле зарарлардан.
113:2 Бар кылынган, яратылган һәр мәхлукның нинди булса да зарарыннан.
113:3 Вә караңгы төннең зарарыннан сыгынамын, һәркайчан караңгылыгы белән җир өстен капласа.
113:4 Дәхи сихыр – ырым төеннәренә төкерүче өрүче сихерче хатыннар явызлыгыннан, зарарыннан сыгынамын.
113:5 Һәм көнче дошманның авызлыкларыннан, зарарларыннан сыенамын, һәркайчан ул көнчелек ачуы белән зарар тидерергә теләсә.