al-Masad (المَسَد)

Yakub Ibn Nugman - Yakub Ibn Nugman

Chapter 111 • 5 verses • Meccan

← Previous Chapter Next Chapter →
111:1 Әбү Ләһәбнең ике кулы корысын һәм һәлак булсын! Һәм һәлак тә булды! (Әбү Ләһәбнең исеме Габдул Ґәзи булып Габдул Мутталлибнең угълы, вә Мухәммәд г-мнең атасы белән бертуган кардәшедер. Мухәммәд г-мнең иң зур дошманы иде, үзе һәм хатыны һәрвакыт пәйгамбәргә һәм мөселманнарга зарар тидерергә тырыштылар).
111:2 Аңа ґәзабтан котылырга малы һәм кәсеп иткән нәрсәләре һич файда бирмәде.
111:3 Тиздән ул Әбү Ләһәб ялкынлы утка кереп янар.
111:4 Дәхи хатыны да утка керер утын күтәргән хәлдә.
111:5 Ул хатынның муенында хөрмә мунчаласыннан булган бау бардыр.