al-`Asr (العَصْر)

Yakub Ibn Nugman - Yakub Ibn Nugman

Chapter 103 • 3 verses • Meccan

← Previous Chapter Next Chapter →
103:1 Замана, дәвер, кич, икенде намазы, гасыр белән ант итеп әйтәмен ки.
103:2 Дөреслектә адәм баласы хәсрәттәдер, кадерле гомерен дөнья өчен генә әрәм итеп зур зарарлануда, кимчелектәдер.
103:3 Мәгәр Коръән өйрәткәнчә дөрес юл белән чын иман китереп Ислам динен кабул иткән, һәрвакыт изге гамәлләр кылган, Коръән дәлилләре белән, хактан һич тә аерылмаска бер-берсен өндәшкән, һәм тормыш вә дин мәшәкатьләренә, килгән төрле авырлыкларга, бәла-казаларга сабыр итәргә чыдамлы булырга бер-берсен өндәшкән хак мөэминнәр генә зарарлануда, кимчелектә, хәсрәттә булмаслар.